“Яңа Гасыр” телеканалының “Татарстан хәбәрләре” һәм “Новости Татарстана” мәгълүмати тапшырулары эфирга яңа форматта чыга башлауга нәкъ бер ел булды.
Бу вакыт аралыгында яңалыклар редакцияләре эшчәнлегендә программа контенты сыйфатын арттыруга өлеш керткән мөһим үзгәрешләр башкарылды. Бүген “Яңа Гасыр” телеканалы яңалыклары региональ мәҗбүри гомумкулланылыш телеканалы статусына туры китерелеп эшләнелә.
Мәгълүмати хезмәтләрнең эшчәнлеге үзгәртелешендә беренче мөһим адым булып үз вакытында хәбәрләрнең форматы алышыну исәпләнә.
Монда, беренче чиратта, музыкаль бизәлеш һәм титрлар эшләнешен исәпкә алып, мәгълүмати программаларның җыелмасын алыштыруны билгеләү кирәк. Мәгълүмати чыгарылышларның график үзгәртелеше кертелде, бу адым үзе үк хәбәрләр видеотезмәсен баетып җибәрде. Шулай ук яңалыклар белән таныштыруның эмоциональ бөтенлеге артты. Мәгълүмати тапшырулар буенча генераль директор урынбасары Мәдинә Тимерҗанова фикеренчә, бары эмоцияләр генә аудиторияне җәлеп итә һәм һөнәри тирәлектә аерылып торырга ирек бирә.
“Яңа Гасыр” телеканалы - бербөтен хәбәрләрне республика күләмендәге ике дәүләт телендә Татарстанда гына түгел, шулай ук Рәсәй күләмендә һәм чит илләргә спутник ялганыш аркылы тапшыра алган бердәнбер телеканал, дип саный “Яңа Гасыр” телеканалы PR-директоры Светлана Соколова.
“Яңа Гасыр” телеканалының “Татарстан хәбәрләре” һәм “Новости Татарстана” мәгълүмати тапшыруларын ТНВ каналында эш көннәрендә 14.30, 19.30, 21.30 сәгатьләрдә, шулай ук YouTube каналында карый аласыз
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)