9 май көнне ТНВда «Җиңү көне» телемарафоны узачак
Хәрби парадны һәм «Үлемсез полк» йөрешен күчерүгә карамастан, Бөек Җиңү бәйрәме рухы һәр йортка, һәр гаиләгә киләчәк. Моның өчен ТНВ телеканалы киң колачлы телемарафон әзерли.
9:00 сәгатьтә Казан шәһәренең Җиңү паркында тантаналы чараларның турыдан-туры трансляциясе узачак.
11:00 сәгатьтән башлап «Батырларга хат» акциясе узачак. Каналның танылган алып баручылары, шулай ук Татарстан җырчылары, актерлары һәм танылган шәхесләре сугыш геройлары турында җибәрелгән хатларны укыячаклар.
Телеканал 14:00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә «Үлемсез полк» акциясе уздыра.
Исегезгә төшерәбез, геройларның фотосурәтләре экраннарга «Үлемсез полк» ка эләксен өчен, аларны почтага җибәрергә 9may@tnvtv.ru һәм алар турында кыскача мәгълүмат язарга кирәк. Фоторәсемнәр 5 майга кадәр кабул ителә.
Шул ук мәгълүмат белән фотоны Instagram аккаунтына урнаштырырга мөмкин.Моның өчен #бессмертныйполкТНВ хештегын куярга һәм @tvtnv билгеләргә кирәк. Аккаунтыгыз ачык булырга тиеш!
18:55 сәгатьтә ТНВ каналында, Россиянең башка каналларындагы кебек үк, фашизмга каршы көрәштә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алу чарасы узачак.
22:00 сәгатьтә телемарафон бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
ТНВ телеканалы шулай ук үз тамашачылары өчен нәфис фильмнар һәм тапшырулар әзерләде. Алар арасында «Вехи истории», «Вставай страна огромная», «Пламя» нәфис фильмы, «Ватандашлар» тапшыруы, шулай ук «Адымнар», «Татарстан хәбәрләре» һ. б. махсус чыгарылышлары бар.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
