9-15 гыйнвар көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
9 января 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Дәүләт театрларында һәм концерт оешмаларында чыршы бәйрәмнәре төгәлләнде. Камал театрының бу атнада Мәскәү гастрольләре башлана.
9 гыйнвар (дүшәмбе)
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Щелкунчик”. Яңа ел тамашасы.
Башлана – 17.30.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Салават Фәтхетдинов концерты.
Башлана – 18.00
10 гыйнвар (сишәмбе)

11 гыйнвар (чәршәмбе)

К.Тинчурин театрында – “Туй алдыннан”, Хәй Вахит. Режиссеры – Резеда Гарипова. Хәй Вахит тарафыннан бәян ителгән әлеге кыйсса җыр кебек ихлас һәм үтемле. Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..
12 гыйнвар (пәнҗешәмбе)
К.Тинчурин театрында – “Төш”, Туфан Миңнуллин Режиссер – Рәшит Заһидуллин. Жанры — мелодрама. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар… Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак, нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?..
Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.
Башлана 18.30 сәгатьтә
13 гыйнвар (җомга)
Г.Камал театрында (Зур сәхнә) – “Кияүләр”, Туфан Миңнуллин. Буа дәүләт драма театры.
Башлана – 19.00.
Тинчурин театрында – “Кияүләр”, Хәй Вахит. Режиссеры - Рәшит Заһидуллин. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…
Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.
Башлана – 18.30
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – “Болгар радиосы” концерты.
Башлана – 18.30
14 гыйнвар (шимбә)
Тинчурин театрында – “Гашыйклар тавы”, Илдар Юзеев. Жанры - музыкаль хикәя. Илдар Юзеевның әлеге повесть- поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли…
Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында мәхәббәтләрен вәгъдә белән беркетәләр. Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?..
Башлана – 17.00
Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Кар астында кайнар чишмә”, Аяз Гыйләҗев. Режиссер - Булат Хәйбуллин.
Гасырлар дәвамына сузылган “аталар” һәм “балалар” проблемасы торган саен кискенләшә. Тәрәкъкыять, глобальләшү, кыйммәтләр үзгәрү буыннар арасындагы упкынны тирәнәйтә генә. А.Гыйләҗев “Кар астында кайнар чишмә” әсәрендә бер мәхәббәт тарихын шул кешелекнең үзе кебек үк борынгы бәхәстән башлый. “Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы” дигән сылтау белән “балалар” – Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер “аталар”ны борчуга сала. Улын ялгыз үстергән Кәримҗан да, кызын ялгызы баккан Әнисә дә яшьләрне гамьсезлектә, җавапсызлыкта, әдәпсезлектә гаепли. Буыннар бәхәсе аларны якынайта. Бу икәүдә салкын карны эретерлек кайнар йөрәк тибә.
Башлана – 18.00
Г.Камал театрында – “Килә ява, килә ява”, Зөлфәт Хәким. Буа дәүләт драма театры.
Башлана – 18.00. Кече зал
“Әкият” курчак театрында – “Не хочу и не буду”. Нәниләр өчен мендәрләр өстендәге әкият.
Башлана – 10.00
15 гыйнвар (якшәмбе)
Г.Камал театрында – “Кодалар, кодачалар”, С.Латыйпов. Буа дәүләт драма театры.
Башлана – 18.00. Кече сәхнә.
Тинчурин театрында – “Күрәсем килгән иде”. Драматургы һәм режиссеры - Исламия Мәхмүтова. Жанры - мелодрама.
Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый… Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы? Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.
Башлана – 17.00
Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Син кайда идең?”, Ярослава Пулинович. Драма.
"Мәхәббәтнең яше юк” диләр. Безнең бәян каһарманнары да бер-берсен гомер көзендә таба. Шул вакыттан бу икәүнең тормыш куласасы яңача әйләнә башлый. Бәхет бар, кайдадыр бик якында гына һәм аңа ирешү мөмкин кебек тоела. Ләкин авылдашлар, күршеләр, хәтта газиз балалар картлар бәхетенә киртә булмакчы.
Башлана – 18.00.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Бәширә Насыйрова концерты.
Башлана – 18.30
“Әкият” курчак театрында – “Бүре җиләге”, Ркаил Зәйдулла. Режиссер – Илдус Зиннуров.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)