8 мартка нәрсә бүләк итәргә ярый һәм ярамый?
Ярый:
Искермәс классика. Бу төркемгә гүзәл затларга елның елында бирелә торган чәчәк, кәнфит, хушбуй, язулы кружка, футболка ише бүләкне кертергә мөмкин. Беренче карашка гади, үзенчәлеге булмаган кебек тоелган әлеге бүләкләр чын күңелдән бирелгән очракта теләсә кайсы гүзәл затның күңеленә хуш киләчәк.
Үз кулың белән ясалган бүләкләр. Якыннарыгызны гади парафиннан ясалган шәм белән дә сөендерә аласыз. Бүген интернет челтәрендә аларның ниндиләрен генә ясарга өйрәтмиләр! Уңган хуҗабикәләрне үзегез теккән таба тоткыч белән дә сөендерергә була.
Үзенчәлекле бүләкләр. Хәзер кибетләрдә шалтырап кына калмыйча, йокы бүлмәсен акрынлап яктырта баручы уяткычлар сатыла. Мондый гаджет ярдәмендә иртүк йокыдан уянулары бик җиңел. Шуңа күрә гүзәл затлар бу бүләккә һичшиксез сөенәчәк. Душта яки мунчада тыңлау өчен чыгарылган махсус радио, колакчыннар, кофе машинасы, өстәл уеннары да үзенчәлекле бүләк була ала.
Хобби–бүләк. Рәсем ясарга яратучылар — яхшы пумалага, спорт сөюче — спорт кибетенә сертификатка, укырга яратучы электрон китапка сөенәчәк.
Хис–тойгы — иң зур бүләк. Якыныгыз яки сөйгәнегез билгеле бер шөгыль белән мавыгамы? Алайса, нинди бүләк алыйм икән дип баш катырасыгыз юк. Бәйрәмгә тегү, тырнак ясау, бизәнү серләренә өйрәтә торган курсларга, мастер-класска язылу бүләк итсәгез дә отачаксыз.
Ярамый:
Ырым, хорафатлар белән бәйле бүләкләр. Пычак, кайчы, сәгать, көзге, акча янчыгы ише әйберләрне ырым-шырымга ышанмаган гүзәл затка гына бүләк итүең хәерле. Аллергиядән интеккән кешегә чәчәк, хушбуй, йон эшләнмәләре бүләк итү куркыныч.
Кинаяле бүләкләр. Спортзалга абонемент, кавыкны бетерүче шампунь, биттәге җитешсезлекләрне, бетчәләрне юк итүче крем кебек бүләкләрне дә дөрес аңламаулары бар. Беренче карашка кирәкле, гади әйберләр кебек. Шулай да хатын-кызның фантазиясе белән шаярмавың хәерле.
Үз яшенә туры килмәгән бүләк. Кияүгә чыкмаган яшь кызга таба яки кәстрүл бүләк итү сәеррәк, шулай бит? Шау-шулы урыннарны яратмаган кешене төнге клубка чакыру да шундый ук тәэсир калдырачак.
Алкогольле эчемлек. Гүзәл затка исерткеч эчемлек бүләк итү дә матур күренеш түгел.
Үз зәвыгыңа таянып сайланган бүләк. Өс киеме, косметика, аяк киеме кебек бүләкләрне үз зәвыгыңа таянып сайлау да уңышсыз тәмамланырга мөмкин. Бер кешегә ошаган әйбер икенче берәүнең күңеленә ятмаска да мөмкин. Бәйрәмгә нинди генә бүләк сайласагыз да, аны мәхәббәт һәм яхшы кәефкә төреп бирергә онытмагыз!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
