5 елга бер була торган сайлау тарихы
11 сентября 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан мөһим сәяси вакыйга алдында тора. Бу атнада якшәмбе көнне без Республика Рәисен сайлауда катнашачакбыз. Шушы атамада тәүге тапкыр. Моңа кадәр Президент өчен тавыш бирә идек. Төбәктәге иң зур вазифаи затны сайлау һәрвакыт зур кызыксыну уята. Чөнки 5 елга бер була торган вакыйга.
Сайлау тарихын Гөлназ Сәйфетдинова өйрәнде.
"Бердәм Россия" партиясе кандидат буларак Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Ул Татарстанның хәзерге җитәкчесе. Республика белән 2010нчы елдан идарә итә. Башта Биектау районын, аннары финанс министрлыгын, Хөкүмәтне җитәкләгән. Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме, шулай ук Россия Дәүләт Советының "Яшәү өчен инфраструкта" юнәлеше буенча комиссиясе рәисе.
КПРФтан - Хафиз Миргалимов Рәис булырга дәгъва кына. Белеме буенча фәнни коммунизм укытучысы. Төрле оешмаларда эшләгән. Трест сәркатибе һәм икътисадчы була. 2004нче елдан - Татарстанда КПРФның лидеры, Дәүләт Советы депутаты. Берничә сайлау кампаниясендә, шул исәптән Президент сайлавында катнашкан.
"Россия пенсионерларЫНЫҢ социаль гаделлек өчен партиясе"ннән Виталий Смирнов кандидат. Белеме буенча радиофизик. Җитештерү һәм финанс оешмаларын җитәкләгән, авыл җирлеге депутаты була. Партиянең төбәк бүлеге белән 13 елга якын идарә итә.
ЛДПРдан кандидат булып Руслан Йосыпов катнаша. Белеме буенча инженер һәм юрист. Бизнеста, шул исәптән, пассажирлар ташу өлкәсендә эшләгән. Казан шәһәре Думасының элеккеге, Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты. Республика җитәкчесе булырга икенче тапкыр омтылуы. Ул 2015нче елдагы сайлауда катнашкан була.
Исегезгә төшерәбез, 14 сентябрьдә "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 14 сәгатьлек "Мин яратам сине, Татарстан" телемарафоны узачак.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)