2024 елда Татарстанда 14 яңа мәчет үз ишекләрен ачкан
16 января 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
2024 елда Татарстанда 14 яңа мәчет эшли башлаган. Алар арасында берничә дистә, берничә йөз кеше сыйдырышлы мәчетләр дә бар. Аерым алганда, яңа мәчетләр Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында, Яр Чаллыда, Лаеш, Яшел Үзән, Саба, Баулы, Азнакай, Әлки, Аксубай, Ютазы, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә һәм Бөгелмә мөхтәсибәтләрендә ачылды, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Яңаларын ачудан тыш, Татарстанда күп кенә мәчетләрдә ремонт эшләре төгәлләнгән. Әйтик, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында комплекслы реконструкциядән соң 1801-1805 елларга караган Яңа Бистә тарихи мәчете («Ак мәчет») һәм Әлмәттә Җәмигъ мәчете ачыла. "Мәрҗани" һәм "Иске таш" мәчетләрендә, шулай ук Баулы, Тукай, Лаеш, Апас һәм Түбән Кама мөхтәсибәтләрендә дә масштаблы реконструкция уздырылган.
Гомумән алганда, 2024 елда республикада 23 мәчет: Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында – дүрт; Лаеш һәм Баулы районнарында – икешәр; Яшел Үзән, Әлмәт, Азнакай, Әлки, Аксубай, Тукай, Бөгелмә, Ютазы, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Саба, Апас районнарында һәм Яр Чаллыда берәр берәр иман йорты ачыла.
Фото: скриншот ТНВ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)