Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

#ӘйдәТНВга2019 конкурсының җиңүчеләре билгеле

Бу арада татар теленең киләчәге турында еш кайгырталар. Тел турында кайгырткач, аның театрын да, әдәбиятын да, журналистикасын да телгә алырга кирәк. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә татар журналистикасы өлкәсендә эшли алырлык кадрлар әзерләү соравын чишүгә керешкән. Бүген 16 май «Әйдә ТНВга» бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар. Өч кыз киләчәктә милли журналист булырга вәгъдә бирделәр. Алар арасында Әлмәт шәһәреннән Закирова Әдилә, Чаллыдан Бахтиева Лиана һәм Арча шәһәреннән Төхфәтуллина Талия бар иде. Әлеге исем-фамилияләрне исегездә калдыруыгызны сорыйбыз. Нәкъ менә шушы кызлар ТНВ телеканалының әйдәп баручы журналистлары булачак. Ә хәзер ТНВ каналының интернет-редакциясе сезгә «Әйдә ТНВга-2019» бәйгесенең йомгаклау өлешенә багышланган матбугат конференциясеннән репортаж тәкъдим итә.

Матбугат конференциясен «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов башлады. Үзенең чыгышында ул бәйге барышында дөрес бәя биргән жюри әгъзаләренә, журналистларга һәм, билгеле, катнашкан кызларның үзләренә һәм аларның әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерде. Бәйгенең максатын да әйтеп үтте. «Татар милли журналистикасын саклап

Гомумән, бәйгенең беренче этабында 31 эш кабул ителгән. Икенче турдан соң бары тик алты кыз гына калган. Һәм 14 нче май үткән йомгаклау этабыннан соң өч кыз сайланып алынган.

Кызлар фикеренчә, өч турның иң авыры танылган шәхесләрдән интервью алу булган. Җиңүче Талия Төхфәтуллина: «Интервью алу авыррак бирелде, чөнки калган турларда бары тик өйдән генә эшли идек. Ә интервью алганда, шул ук мизгелдә бәя бирделәр», — диде.

Закирова Әдилә дә булачак курсташы белән килеште. «Әйе, иң авыры шул иде, ләкин иң кызыгы да нәкъ менә әңгәмә кору булды. Әлеге мөмкинлекне бүләк итүче оештыручыларга рәхмәт», — дип өстәде.

HP0ztBaChn0.jpg

Матбугат конференциясе тәмамлангач, кызларның һәрберсе белән дә журналистлар аралаша башлады. Без Лиана Бахтиева белән әңгәмә кордык.

— Лиана, сәлам! Ни өчен татар журналистикасын сайларга булдың?

— Татар телен саклап калу теләге зур, дисәм, күпләр баналь сүзләр диярләр. Ләкин минем ихластан милли җанлы журналист буласым килә.

— Татар теленә мәхәббәт кайдан барлыкка килде?

— Беренчедән, әлбәттә, гаилә. Әти-әнием белән чиста татарча аралашабыз. Белем алган мәктәбемдә дә татар мөһите яши.

— Сиңа бер кызык сорау бирим әле: әгәр дә синең берәр татар шагыйре, зыялысы яисә журналисты белән аралашып алу мөмкинлеге булса, кайсысын сайлар идең?

— Үлгәннәре белән дә, әйме? Тукай, Мәһдиев, Атнабай… Алар бик күп. Гаяз Исхакыйдан татар телен ничек саклап калып, инкыйраздан ничек азат ителергә икәнен сорар идем, мәсәлән.

— Үзең татар телен саклап калу өчен нишләячәксең?

— Татарча яшәргә, сөйләшергә, яратырга кирәк. Татарча иҗат итәчәкмен Алла боерса. Һәм, билгеле, киләче буын! Балаларымны да татарча сөйләшергә өйрәтергә иде.

— Татар журналистикасында кумирың бармы?

— Гөлназ Сәфәрова, Илдар Кыямов, Данил Сәфәров.

— Уңышлар сиңа!

«Журналистика хобби була алмый»

Илшат Юнусович фикеренчә, журналистика хобби була алмый. «Журналистика белән авырырга кирәк. Һәм иң мөһиме — терелү чарасын эзләү кирәкми», — дип өстәде ул.

Татар журналистикасында егетләрнең җитмәве ачык билгеле. Әлеге тема матбугат конференциясендә күтәрелде. Һәм, ни аяныч, жюри әгъзаларының барысы да бу факт белән килешә. Шулай да Илшат Әминов сүзләренчә, бүген ШаянТВ телеканалында йөздән артык бала бар, һәм алар арасында егетләр еш очрый. «Аларны безнең телеканал кысаларында үстереп, алга таба журналист итәргә була», — дип җавап кайтарды ул.

Әйтеп үтәргә кирәк: «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үз эченә бүген дүрт телеканалны туплый: «ТНВ», «ТНВ-Планета», «Мәйдан», «ШаянТВ». Бәйгенең җиңүчеләре әлеге дүрт каналда да эшли алачак, ләкин башта аларны «Яңалыклар хезмәтенең» мәктәбе көтә.

Уңышлар, кызлар!

Шуны әйтеп китәргә кирәк: КФУга укырга кергәче, кызларга уңышлы БДИ тапшырырга кирәк. Бары тик әлеге шарт үтәлсә генә, алар журналист булу максатларына адымнарының берсен ясыйчаклар. Чыннан да, ТНВ каналы кызларга зур мөмкинлек бүләк итә. Аларның сүзләренчә, татар журналисты булу — аларның иң төп хыяллары һәм зур максатлары. Димәк, кызлар, сезгә ихластан уңышлар телибез. Һәм, язып үтик, егетләр ТНВ телеканалы һәм КФУның журналистика бүлеге сезне дә көтә.


("ТНВ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"