"Татмедиа" җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиакулланудагы трендларны атады
30 января 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев IT-парктагы коллегиядә медиакулланудагы трендларны санады.
Шуларның беренчесе – мәгълүмат алуның традицион каналларына кызыксыну үзгәрү. Республикада мәгълүмат алу каналлары мондый тәртиптә урнашкан: телевидение (45 процент), интернет гаммәви мәгълүмат чаралары (44 процент), социаль челтәрләр (38 процент), мессенджерлар (32 процент), иң якын даирә (18 процент), басма мәгълүмат чаралары һәм радио (12шәр процент), блогерлар (11 процент).
Икенче тренд – төрле мәгълүмат чыганакларына ышану дәрәҗәсе үзгәрә. «Әгәр Татарстан Республикасы турында әйтсәк, иң якын даирә, мессенджерлар, белгечләр, сәясәтчеләр һәм интернет гаммәви мәгълүмат чаралары кебек чыганаклардан алынган яңалыкларга чагыштырмача ышаныч зур», - дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.
Өченче тренд – ясалма интеллект үсеше.
«Дөнья медиалары алга таба да текстларны видеога әйләндерү, шулай ук текстларны төрле максатчан төркемнәрнең мәнфәгатьләренә җайлаштыруда эксперимент ясарга тели. Бу эш процессларын оптимальләштерергә ярдәм итә. Республика гаммәви мәгълүмат чаралары ясалма интеллектны торган саен ешрак кертә», - дип искәртте агентлык җитәкчесе.
Дүртенче тренд – интернеттан файдалану структурасы үзгәрде. Әгәр 2022 елда интернетта күбесенчә яңалыкларны (70 процент вакыт) күзәтсәләр, 2024 елда исә яңалыкларны күзәтү максаты, 13 процент югалтып, икенче урынга күчте, ә онлайн-сатып алулар өчен вакыт 11 процентка артты. «Маркетплейслар инде ниндидер мәгънәдә ирекле вакыт өчен гаммәви мәгълүмат чаралары белән көндәшлек итә», - дип белдерде Сәлимгәрәев.
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)