"ШАЯН ТВ" каналында "Яраткан шигырь" проектының яңа сезоны башлана!
9 июня 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«ШАЯН ТВ» каналында «Яраткан шигырь» проектының яңа сезоны башлана!
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы тарафыннан тормышка ашырыла.
Проектның максаты – татар халкының әдәби мирасын һәм татар телен пропагандалау. «Яраткан шигырь» татар шигърияте аша татар теленә, туган җиргә мәхәббәт уяту, әхлак тәрбиясе бирүдә зур әһәмияткә ия. Ул нәфис сүз аша балаларда татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияли, татар язучыларының иҗаты белән таныштыра.
Проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Һәр әсәр клип итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә. Шуның белән бергә, туган илебезнең бөтен матурлыгы, без белмәгән искиткеч күренешләре ачыла.Тапшыруның аудиториясе исә чикләнмәгән, аны төрле яшьтәге балаларга, шул исәптән, гаилә белән дә карарга була.
«Яраткан шигырь» проектының яңа сезон премьерасы «ШАЯН ТВ» ВКонтакте төркемендә дөнья күрде. Беренче чыгарылышта Эльмира Шәрифуллинаның «Рәхмәт, мәктәбем» шигыре тәкъдим ителә. «Яраткан шигырь» тапшыруының башка чыгарылышларын җәй буе «ШАЯН ТВ» каналында һәм безнең ВКонтакте рәсми төркемендә карарга мөмкин булачак!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)