«Әкият» театрыннан татар әкиятләре герой исемнәрен кулланган өчен 500 мең сум акча таләп итәләр
2 октября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына әкият геройлары исемнәрен кулланган өчен ярты миллион сумлык дәгъва килгән. Бу хакта депутат, театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".
«Ниндидер бер фирма «Су анасы», «Камыр батыр», «Шүрәле», «Казан ханбикәсе», «Кар кызы»на патент алган. Хәзер дәгъва белдерәләр, алар бездән башта 500 мең сум, ә аннары, күрәсең, касса җыемнарыннан ниндидер процентлар тели», – дип сөйләгән парламентарий.
Зәйниев сүзләренчә, бу фирма «берни дә җитештерми, берни дә эшләми, аның продукциясе юк».
«Сүзләргә патент кына алганнар да, шуның белән акча эшләргә телиләр. Әлбәттә, без судлашачакбыз. Ягъни безнең матди булмаган теләсә нинди мәдәни байлыгыбызны ниндидер мошенниклар үзләренә үзләштерә ала. Моның белән теләсә кайсы мәдәният учреждениесе очрашырга мөмкин. Без беренче», – ди ул.
Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова компаниянең бу исемнәрне Роспатентта теркәвен әйтеп узды.
«Без судка барабыз», – дип белдерде ул.
Фото: Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Источник: https://tnv.ru/tat/news/mednet/419104--kiyat-teatrynnan-tatar-kiyatl-re-geroy-isemn-ren-kullangan-ch...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)