Яңа сулыш белән яңа сезонга!
1 октябрьдән “Болгар радиосы” яңа форматта эшли башлый.
Яңа тапшырулар, яңа сәхифәләр, яңа йөзләр. Без яшәрәбез!
Бик күп еллар дәвамында “Болгар радиосы” үзенең алтын хәзинәсен – алтын хитларын туплады. Безнең сандыкта ретродан алып, заман җырларына кадәр олы җыентык сакланган. Легендар җырчыларыбызны онытмыйча, шул ук вакытта яшь җырчыларны күреп, үсешләрендә ярдәм итү максатында эшлибез.
Сизгәнсездер, соңгы арада “Болгар радиосы”нда яңадан-яңа тавышлар яңгырый. Ул да булса “Иртәнге чәй”нең яңа алып баручысы – Йосыпов Илнар һәм июль аенда яшен булып килеп кергән “ВәтШәәп Шоу” егетләре: Илшат Вакказов, Газинур Фәйзуллин һәм Нияз Рахман. Кыска вакыт эчендә аларның тавышлары халык күңелендә үз урынын табып өлгерде.
Октябрь башыннан 91,5 FM дулкынында яңа сәхифәләр барлыкка килә. Айгөл Хәйруллина “Сүзлек” сәхифәсендә сирәк кулланыла торган татар сүзләрен өйрәтсә, “Рәхәт сәяхәт”тә Татарстанның бай тарихлы, истәлекле урыннарын радиотыңлаучыларыбызга сәяхәтче күзлегеннән җиткерәчәк. Наилә Гыйбадуллина “Киңәшле эш” тапшыруында төрле темага экспертларның файдалы киңәшләре белән бүлешсә, “Кызлар көндәлеге”ндә ул хатын-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап җиткерәчәк. Зөлфия Гыйлметдинова татар дөньясына үз өлешен керткән татарлар турында “Шәхесләргә шәрехләр”дә сөйләячәк. Шулай ук татар теле үсеше, милли сәясәт белән Фаил Гыймадов “Милли мөнбәр”дә таныштырачак. “Оныту мөмкин түгел”сәхифәсендә Шәмсия Җиһангирова музыкаль һәм әдәби әсәрләрнең тарихын ,ә Гөлназ Миньязова “Булган бит, ә!” тапшыруында татар халкының гореф-гадәтләрен барлаячак. Машина йөртүчеләр белән булган юлдагы хәлләр турында Дилбәр Фәизова “Тәгәрмәч”тә таныштырып барачак һәм “Мәзәкләр” сәхифәсен башлап тыңлаучыларыбызның кәефен күтәрәчәк.
Бары тик бездә генә популяр спектакльләрдә яңгыраган җырларны "Театр тавышы" сәхифәсендә тыңлап булачак! Ә “Җәүһәрләр”дә ретро җырлар , 90-нчы, 2000-нче елларның алтын хитлары яңгыраячак.
Әлбәттә, моңа кадәр булган тапшыруларның кайберләре шулай ук эфирда калачак. Алар арасында “Сәхнәдәш”, “Иртәнге чәй”, “Кайнар хит”, “Авыл сулышы”, “Без тарихта эзлебез”, “Әдәби укулар”, ә инде “Тормыш әлифбасы”, “Нокта”, “Хак дин” тапшыруларын яңа FM форматында тәкъдим итәчәкбез. “Иртәнге чәй”ләр яңа сезонда иртәнге 06.00-10.00 сәг. кадәр эшләячәк, калган тапшыруларның да вакыты үзгәрә. “Сәхнәдәш” тә зәңгәр экраннарга кайта, аны ТНВ каналыннан карап булачак. Радиотыңлаучыларга уңайлырак булсын өчен тапшырулар шулай ук безнең рәсми сайтта да урнаштырылып барачак.
“Болгар радиосы”ның матбугат хезмәте
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
