ТНВның “ВКонтакте”дагы рәсми бите мошенниклар һөҗүменә дучар булган
14 декабря 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе гражданнарны коточкыч һәлакәттә зыян күргән кешегә матди ярдәм кирәк дигән булып, пост таратмаска киңәш итә. Шундый пост “ВКонтакте”да компания битендә урнаштырылган булган.
12 декабрьдә телекомпаниянең “ВКонтакте”дагы рәсми бите мошенниклар һөҗүменә дучар булган. Анда ТНВ исеменнән коточкыч һәлакәттә зыян күргән кешегә матди ярдәм кирәк дип, язылучыларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Телерадиокомпания хәбәрендә:” ТНВ исеменнән булган постта психологик тәэсир өчен куркыныч фотосурәт һәм күңелгә тия торган текст урнаштырылган”, - диелгән.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе PR-бүлеге җитәкчесе Ринат Әхмәтҗанов пост оператив төстә юк ителгәнлеген, социаль челтәрләрдә битне вату берничә көн элек тагын кабатланганлыгын, әмма куркынычсызлык хезмәте хакерларга юл куймавын сөйләде. Хәзер әлеге проблемага компетентлы органнар кушылган, зыян салучыларның IP-адресы ачыкланган.
Телерадиокомпаниядә кулланучыларга уяулыкларын югалтмаска кирәклеген кисәтәләр, чөнки ялган пост “ВКонтакте”да башка берничә төркемдә күренеп алган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)