“Тапшырылмаган хатлар” фильмы Шукшин кинофестивалендә катнаша
30 июня 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Яңа Гасыр” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” фильмы XIX Бөтенрәсәй Шукшин кинофестивалендә катнаша. Гадел Кутуйның бер исемдәге повесте буенча төшерелгән фильм республика күләмендә зур популярлык казанырга өлгерде.
Кинофестивальнең ачылышы 18 нче июльгә билгеләнгән. Бәйге программасы ике номинация нигезендә уза. “Тапшырылмаган хатлар” фильмы иң яхшы проект исеме өчен “Тулы метражлы нәфис фильмнар” категориясендә үз көчен сыный.
Татарстан фильмына җитди көндәшлек әзерләнгән. Гадел Кутуй повесте буенча төшерелгән фильм белән бергә җиңү өчен Евгений Миронов һәм Константин Хабенский төшкән «Время первых», Сергей Безруков белән «После тебя» һәм Сергей Соловьевның «КЕ-ДЫ» фильмнары көрәшә.
“Яңа Гасыр” телеканалы тарафыннан төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” фильмына әлеге бәйгедә уңышлар теләп калабыз!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)