МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

ТНВ каналы «Талант» конкурсында җиңүче исемен игълан итте!

Бүген 13 сентябрьдә «Талант» конкурсында җиңү яулаган катнашучының исеме билгеле булды. «Талант» конкурсының җиңүчесе булып «Юлчы» исемле проект белән Альберт Шакиров билгеләнде.

Җиңүче ТНВ каналында үз проектын чынга ашырыр өчен 1 миллион сум белән бүләкләнде. Димәк, ТНВ каналында яңа тапшыру — «Юлчы"ны күреп булачак.

«Талант» конкурсының жюри әгъзалары, абсолют җиңүчедән тыш, махсус бүләкләр дә әзерләде. Роза Әдиятуллина - «Татарлар» тапшыруы алып баручысы Jamus Inc «Чути авылы — тарихы"н, Гыйниятов Данил Шамил улы — башкарма директор урынбасары — ТВның баш редакторы Булат Бәйрәмов «Бу ни Бу» проектын, Нурания Жамали — музыкаль һәм әдәби тапшырулар режиссеры Харисов Батыр «Батыр"ны, Әхмәтҗанов Ринат Рәшит улы — PR бүлеге җитәкчесе Тимур Исламов «Сказ об Именьково"ны, Сахабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы — башкарма директор — «ШаянТВ» телеканалының баш редакторы Хайруллина Гульнара «Милли Көйләр"ны, Акберов Алмаз Нияз улы — «Яңа Гасыр» телерадиоканалының баш режиссеры («Айдар Шаймарданов «Көтелмәгән кунаклар», Шайхутдинов Тимур һәм Михаил Ванюшин «Видимая Казань» тапшыруларын, Закиров Зөфәр Равил улы — башкарма директор урынбасары — тапшырулар директоры Ильдар Усманов «Исәр КИНО» проектларын аерып чыгарды.

Агымдагы елның март аенда игълан ителгән конкурска татар телендә башкарылган видеопроектлар тәкъдим ителде.

«Талант» конкурсы креатив авторларга социаль челтәрләрдә яки YouTube-каналларда гына түгел, ТВ форматында да үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Конкурсантлар үз тапшыруларын республиканың төп каналында трансляцияләү хокукына көч сынашты.

2018 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр дәвам иткән конкурс барлыгы 3 номинациядә үткәрелде:

1. Тарихи (татар халкының һәм Татарстан районнарындагы авыллар тарихы, Татарстан Республикасының үткәне һәм киләчәге).

2. Әдәби- музыкаль (фольклор, төрки халык уен кораллары белән танышу, иҗади шәхесләр һәм башкалар).

3. Шоу-программа (креатив, кызыклы, мавыктыргыч идеяләр).

Конкурска килгән проектлар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш иде:

—  темага тәңгәл килү (тарихи, әдәби-музыкаль, шоу-программа);

—  заманча караш;

—  милли төсмер;

—  креативлык;

—  әдәби телне белү;

—  үзенчәлекле эчтәлек;

—  грамоталы булу.

«Талант» конкурсы ел саен уздырыла торган конкурска әйләнәчәк!

Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК