ТНВ кабат “Әйдә ТНВга” конкурсын игълан итә!
Конкурсның максаты — татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, «Яңа Гасыр» каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү.
Быелгы конкурс узган ел үткәрелгән конкурстан шунысы белән аерыла: бу юлы грантка дәгъва кылучылар исемлеге киңрәк булыр дип көтелә. Конкурс зуррак масштабта үткәреләчәк.
Узган ел җиңү яулаган яшьләр быел Казан федераль университетының беренче курсын тәмамлый. “Әйдә ТНВга” конкурсына багышланган матбугат конференциясендә алар да катнаша: Алия Сабирова, Инзилә Хөсәенова һәм Сиринә Сәхәпова.
- “Әйдә ТНВга” конкурсында кемнәр катнаша ала?
- Катнашучыларга нинди таләпләр, шартлар куела?
- Конкурс катнашучыларын нинди сынаулар көтә?
Журналистларның бу һәм башка сорауларына “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов җавап бирәчәк. Журналистларның “Әйдә ТНВга” конкурсының узган елгы җиңүчеләре белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.
Матбугат конференциясе 2019 елның 4 апрелендә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан ТНВ бинасында 3 катта узачак.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
