ТНВ кабат “Әйдә ТНВга” конкурсын игълан итә!
4 апреля 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе икенче ел рәттән “Әйдә ТНВга” конкурсын игълан итә. Җиңүчеләр Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча яңа милли медиа юнәлешендә белем алу өчен максатчан грант отачак.
Конкурсның максаты — татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, «Яңа Гасыр» каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү.
Быелгы конкурс узган ел үткәрелгән конкурстан шунысы белән аерыла: бу юлы грантка дәгъва кылучылар исемлеге киңрәк булыр дип көтелә. Конкурс зуррак масштабта үткәреләчәк.
Узган ел җиңү яулаган яшьләр быел Казан федераль университетының беренче курсын тәмамлый. “Әйдә ТНВга” конкурсына багышланган матбугат конференциясендә алар да катнаша: Алия Сабирова, Инзилә Хөсәенова һәм Сиринә Сәхәпова.
- “Әйдә ТНВга” конкурсында кемнәр катнаша ала?
- Катнашучыларга нинди таләпләр, шартлар куела?
- Конкурс катнашучыларын нинди сынаулар көтә?
Журналистларның бу һәм башка сорауларына “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов җавап бирәчәк. Журналистларның “Әйдә ТНВга” конкурсының узган елгы җиңүчеләре белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.
Матбугат конференциясе 2019 елның 4 апрелендә 11 сәгатьтә Казан шәһәре, Ш.Усманов урамы, 9нчы йорт адресы буенча урнашкан ТНВ бинасында 3 катта узачак.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)