Флорит Гиздатуллин: "“Кайнар хит” проектыны белән танышып, аның башка тапшыруылардан өстен ягын күргәч тә, икеләнми катнашырга булдым!"
Флорит Тукай районында гап-гади бер гаиләдә туган, шунсын да әйтеп узыйк, ул гаиләсендә бердәнбер иҗат кешесе-җырчы. Бүгенге көндә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбльдә хезмәт итә, ә остазы буларак Венера Ахатовна Ганиевага бик рәхмәтле.
- Флорит, үзең турында бераз сөйләп китсәң иде. Иҗатка юл ничек башланды?
- Мәктәпне тәмамлауга ук Казан Дәүләт Мәдәният һәм Сәнгать Университетына укырга кердем, бәхетемә Венера Әхәт кызы Ганиева классына укырга кердем. Дөрес суларга, җырларга, гомумән, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга – барлык серләргә ул мине төшендерде.
- Венера Ахатовна “Йолдызлар фабрикасы” белән гастрольләргә еш чыга, әмма сине бу исемлектә күрергә тры килми.
- Әйе шул, вакыт җитмәү сәбәпле күп кенә проектлардан баш тартырга туры килә. Ник? Чөнки мин ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән ансамбльдә хезмәт итәм. Айдар абый кулы астында эшләү шулай ук зур дәрәҗә, әмма алай да, мөстәкыйль җырчы буларак та үземнге сынап карыйсым килә.
- Нәкъ шул теләк сине “Кайнар хит” проектына китергәндер дә?
- Әйе! “Болгар радиосы” белән дуслык радио нигезендә оештырылган продюсерлык үзәгеннән башланып китте. Әйтергә кирәк, үзәктә үз эшенең осталары эшли. “Кайнар хит” проектыны белән танышып, аның башка тапшыруылардан өстен ягын күргәч тә, икеләнми катнашырга булдым. Дөресен әйткәндә, үземнең җиңеп чыгасына ышанмадым.
- Шулай итеп, “Кайнар хит” катнашучылар исемлегенә син дә кердең һәм бу проектта җиңү яулаганнан соң йолдыз булып уяндың , чөнки хәзер “Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары исемлегендә син дә бар. Мондый уңыш турында хыялланган идеңме?
- Әйткәнмечә, көтмәгән дә идем. “Катнашып кара”, - дигәч тә, бераз шикләндем. Әмма минем җырым өчен тавышлар килүен күргәч куандым һәм “Ә, бәлки, җиңермен” , - диеп шул вакыт уйлап та куйдым”.
Күптән түгел Флорит Гыйздатуллин “Болгар радиосы” эфирында баручы “Шөпшә Шоу” проекты кунагы да булырга өлгерде. Тапшыру кагыйдәләре буенча чакырылган кунак баянга кушылып җыр башкарырыга тиеш, Флорит бу эштә дә сынатмады һәм “Өнсә” җыры белән радиотыңлаучыларбызның күңелен яулады.
- Татар халык җырларын күләгәдә калдырмыйча, эстрада җырларын да репертуарына кертү теләген ничек тормышка ашырасың?
- Иҗатым төрле катлам тамашачылар өчен булса иде. Әбиләр дә, бәбиләр дә минем җырларымны яратып тыңласыннар иде. Шул иң зур теләгем. Татар халык җырларын ничек кенә якын итмә, барыбер замана үз таләпләрен куя һәм татар эстрадасы җырларына да игътибар итү кирәк. Алайда “такмакларны”, сыйфатсыз җырларны репертуарыма алмыячакмын, җыр сүзләренә игътибар итәм, минең киңәшчеләрем булган әти-әнием белән сөйләшәм, аларның фикерен тыңлыйм.
Тиздән моннан нибары 5 ел элек кенә барлыкка килеп, моңа кадәр татар дөньясында дан тоткан зур тамашаларны күләгәдә калдырган “Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы җитәчәк һәм сәхнә түренә күтәреләчәк лауреатлар арасында Флорит Гывйздатуллин та булачак!
“Болгар радиосы” милли музыка премиясе – яшь, талантлы җырчыларга танылу мөмкинлеге дә бирүче проект, “Кайнар хит” тапшыруы шул зур юлга беренч еадым ясарга ярдәм итүче.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
