Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Казан ханнарын кабаттан җирләү мәсьәләсе - "Таяну ноктасы" үзәгендә

Бүген, 16 нчы май, "Таяну ноктасы" тапшыруы бәхәс үзәгенә Казан ханнарын кабаттан җирләү мәсьәләсен ала. Казан ханнары Мәхмүд һәм Мөхәммәд-Әминнең җәсәден җирләү вакытының әлегә расланган планы юк. Искәртеп үтик, әлеге йолага әзерлек турында узган елның көзендә сүз башланган иде.

Студиянең кунаклары - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А. Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары, тарихчы Фаяз Хуҗин, Казан федераль (Идел буе) университеты профессоры, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Татарстанның төньяк-көнбатыш төбәге казые Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, “Без тарихта эзлебез” тапшыруының алып баручы Альберт Шакиров катлаулы мәсьәлә тирәсендә дөрес фикер белдерергә омтылып карыйлар.

Алтын Урда башлыгының улы Мәхмүд ханны (1467 елда вафат булган) һәм Ибраһим-Хан улы Мөхәммәд-Әмин ханны (1518 елда вафат) октябрьдә кабаттан җирләргә мөмкин диелгән иде, аннан соң җирләү йоласы вакыты берничә тапкыр күчерелде. Соңгы "Татар-информ" чыганагы мәгълүматларына караганда, Казан Кремле территориясендәге җәсәдләрнең табылган өлешләрен кабаттан аларның тарихи җирләнгән урынында – Сөембикә манарасы астындагы мавзолейда KazanSummit-2017 вакытында җиргә иңдерергә уйлыйлар. «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit-2017» Халыкара икътисад саммиты Казанда 18-20 майда узачак.

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 16 нчы май, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"