Телеканалда “Кәмит Җәвит” тапшыруының премьерасы
15 декабря 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналы “Кәмит Җәвит” юмористик тапшыруының премьерасын тәкъдим итә. Күптән көтелгән тапшыру дөнья хәлләренә, мөһим гәҗит белдерүләренә һәм төрледән-төрле кызыклы хәл-вакыйгаларга нигезләнер дип көтелә.
Тапшыруның идея авторы, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары – баш мөхәррире Данил Гыйниятов “Тапшыру нинди була?” дигән сорауга түбәндәгечә аңлатма биреп узды: “Бу тапшыруның формасы – юмористик-музыкаль күңел ачу программасы. Татар халкында элек-электән капка төбендә җыелышып утыру гадәте бар. Без тапшыруның нигезе итеп шушы форманы алабыз. Капка төбендә кызыклы мәзәкләр сөйләгәннәр, дөнья хәлләре белән уртаклашканнар, төрле уеннар уйнаганнар, хәтта җырлаганнар һәм биегәннәр дә. Болар барысы да яңа тапшыруда чагылыш табачак. Алар, үз чиратында, төрле-төрле сәхифәләр белән үрелеп бара”.
Яңа тапшыруның капка төбенә кунакка билгеле җырчылар һәм төрле эшлеклеләр җыела. Алар тапшыруның алып баручысы Җәвит Шакиров белән берлектә үзләре төрле вакыйгалардан күңеллелек чыгарырга тиеш була икән. Яңалык булган адымны баш мөхәррир болайрак аңлатты: “Тапшыруга чакырылган кунаклар алып баручының сүзләренә һәм темасына ияреп, очып барган теманы тотып алган халәттә, үз фикерләрен әйтеп бирергә тиеш булалар. Кунаклардан җор телле булу белән бергә, вакытында юморны эләктереп алып, үстереп җибәрү сыйфаты таләп ителә. Тапшыру студиясендә 30-40 тамашачы утыра. Бу ток-шоу һәм җанлы концерт форматында эшләнелә, әмма студиядә бара”. Мөхәррир сүзеннән аңлашылганча, “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларын моңа кадәр татар сәхнәсендә күренмәгән яңа рәвештәге көлке-мәзәк тапшыруы көтә.
Телевизор караучыларга яңа тапшыруга бәя бирү өчен озак көтәсе калмады. Өр-яңа “Кәмит Җәвит” тапшыруының беренче чыгарылышы “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалы экраннарына шимбә, 16 нчы декабрь, 18:00 сәгатьтә чыга. Көлке сәгатен ял кичендә карамыйча калмагыз!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)