“Татарстанда быел сайлаулар барышын беренче тапкыр 100 блогер күзәтәчәк"
11 сентября 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
“Татарстанда быел сайлаулар барышын беренче тапкыр 100 блогер күзәтәчәк. Алар сайлау комиссия әгъзалары белән эшли, бу провокация һәм фейк мәгълүматлардан яклау өчен эшләнә”, - диде Татарстан үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев бердәм мәгълүмати үзәктә узган матбугат очрашуында.
Билгеле булганча бу көннәрдә сайлау участокларында кызу эш башланды. Татарстан Президенты белән беррәттән 2 сайлау округында Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар, шулай ук муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлана. Быел Татарстанда беренче тапкыр иҗтимагый күзәтүчеләр белән беррәттән сайлау барышын участокларда 100 блогер күзәтә. Мисал өчен - блогер Камилә Хафизова видеоэлемтәгә чыгып үзе эшләгән участокта барлык санитар- гигиена таләпләре үтәлүен турында сөйләде. Сайлаучыларга мәгълүмат алу өчен уңайлыклар тудырылуын хәбәр итте. Блогерлар 3 көн дәвамында эшләячәк, алар арасында: өйдә бала белән утыручы әниләр дә , студентлар да, фән, мәдәният, спорт өлкәләрендә эшләүчеләр һәм шул ук иҗтимагый актив кешеләрне дә күреп була. Андрей Кондратьев шулай ук кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән элемтәгә керде, ул психик яктан зәгыйф авырулар хастаханәсендә һәм тикшерү изоляторларында гражданнарның хокуклары үтәлешен тикшерүен хәбәр итте. Изоляторларда инде 200дән артык кеше үз тавышын биргән. Әлегә тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Әмма үз участокларының кайда булуын белмичә шылтыратучылар шактый ди ул.
Автор: "Болгар радиосы"ның "Яңалыклар" хезмәте хәбәрчесе Камилә Шәһәбиева
Фото: Реальное время/Максим Платонов

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)