"Татарстан-Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә 15 ел, ә Наилә Гыйбадуллина радиода 20 ел эшли!
Уңышлы гына башланып киткән «РЕТРОСӘХИФӘ»безне дәвам итик. «Болгар радиосы» белән күптәннән дус булган радиотыңлаучыларыбыз кызыксынып алып баручыларның фотолары белән таныша, алар турында яңадан - яңа мәгълүмат туплый. Таныш булып тоелсалар да, «Болгар радиосы» алып баручыларның биографияләре әле күпләргә караңгы. Мәсәлән, радио ди-джейларының кайберләре үткәннәрендә телевидениедә дә эшләп алырга өлгерә, ә икенче берәүләре әле һаман да ике эштә - радиода һәм ТВда.
Чираттагы «РЕТРОСӘХИФӘ»бездә әнә шундый алып баручы – Наилә Гыйбадуллина турында сөйләрбез. Университетта укып йөргәндә практика үтәргә радиога килә. Музыка, әдәби сөйләм, журналистика дөньясына гашыйк булган кыз икенче бер эш урыны эзләп тә йөрми. Үз тормышын радио белән бәйли. Яңгыратачак җырларны эзләп, кассеталарны каләм башы белән чорнап эфирларына әзерләнгән Наилә Гыйбадуллина биографиясенә кагылышлы 3 сорауны бу һәм киләсе атналарда көтегез!
ИГЪТИБАР! Сораулар 3 булачак. Бары 3 сорауга да дөрес җавап биргән радиотыңлаучыбыз "Болгар радиосы"ннан махсус бүләккә ия булачак!Үткәннәрне бергә барлыйк, киләчәккә бергә алыйк!
Уңышлар!
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)