"Татар мәйданы" тапшыруында туры эфирда "Ирек мәйданы" газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов булды.
Кунагыбыз матбугат серләре уралган йомгакны бик акрын гына сүтә башлады. Иң элек чагыштырулар китереп, бүгенге көндә басма матбугатның актуальлеге кимүе турында әйтте. «Элек «Сөембикә» журналы 800 мең тираж, «Татарстан яшьләре» газетасы 200 мең тираж белән басыла иде. Бүгенге көндә «Ирек мәйданы» Татарстан республикасында иң зур тиражлы газета санала, әмма безнең очракта саннар бераз башка – 35 мең. Бу басма матбугатның популярлыгы кимү белән генә түгел, ә мәгълүмат чыганакларының күп булуы белән дә аңлатыла. Интернет, телевидение, радио арасында газеталар югалып кала. Билгеле, басма матбугат оперативлык ягыннан оттыра, әмма бу әле газеталарның конкурентлык сәләте юк дигән сүз түгел. Безнең «Ирек мәйданы» газетасына даими рәвештә язып торучы журналистларыбыз бар, аларның кайберләре ерак Себер якларыннан. Димәк, безне анда да укыйлар. Соңгы статистик мәгълүматларга караганда, Уфа якларында Казан белән чагыштырганда татар газеталарына күбрәк язылалар, укыйлар. Ни өчен? Чөнки татар телендә басылган газеталар анда бик аз. Алайда табалар, эзлиләр, алалар».
"Татар мәйданы" тапшыруында туры эфирда "Ирек мәйданы" газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов булды. Әңгәмәне тулысынча «Медиконтент» бүлегендә «Аудиоархив» битендә тыңлап була.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
