"Татар мәйданы" тапшыруында кунакта ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды.
Бүген "Татар мәйданы" тапшыруында кунакта ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды. Тапшыру алып баручысы Фаил Гыймадов әңгәмә өчен аеруча да актуаль темаларның берсе - милләтләр дуслыгын сайлады. Һәм ялгышмады. Чөнки "Болгар радиосы" тыңлаучылары арасында татар милләте язмышы белән кызыксынучылар һәм шул ук вакытта башка миләтләргә карата битараф булмаучылар шактый икәне ачыкланды. Шалтратып юлланган сораулар арасында мәктәп, балалар бакчасында сабыйларны мәҗбүриләп русча сөйләштерүләре, Казанда скинхедларның барлыкка килүе һәм радио эфирларында татар телендә әдәби тапшыруларның аз булуы кебек темаларны ишетеп булды. Белем бирү учрежденияләренә кагылышлы сорауларда Ирек Шәриповның җавабы катгый булды: "Тәрбияче баланы мәҗбүри рәвештә нинди дә булса телдә сөйләштерергә хокуклы түгел. Әгәр дә балага татар телендә аралашу уңайлы икән, ул аның иреген кыса алмый.". Ә инде радио-телевидениедә татар телендә баручы әдәби тапшыруларга килгәндә Дәүләт Советы депутаты исә кагыйдәләргә таянып эш итте: " Белгәнемчә, һәр радионың кануннары бар-ничә әдәби тапшыру, ничә аналитик тапшыру һәм күпме вакыт музыка яңгырарга тиешле икәнен шунда язылган. Бары тик шул кагыйдәләрне барларга гына кирәк һәм аларның үтәлешен тикшерергә. Мин шулай ук бу эшне дә игътибарсыз калдырмамын" .
Әңгәмә барышында 6 ел эчендә Татарстанда яшәүче халыклар санының артуы күзәтелүе турында сүз купты. Шулай итеп, 2011 елда республикабызда 110 милләт теркәлгән булса, бүгенге көндә 173. Әмма Ирек Шәрипов сүзләренчә бу 60 милләт Татарстанга күчеп килгән дигән сүз түгел, бары тик яшәү өчен шартлар уңайлы булганга алар үз милләте исеме астында теркәлү узган, "күләгәдән" чыкканар.
Әңгәмәне тулысынча "Медиаконтент" бүлегендә "Аудиоархив" та тыңларга мөмкин.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
