"Татар мәйданы" тапшыруында кечкенә татар дәүләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр.
11 апреля 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Гаилә - ул кечкенә генә дәүләт. Бүген, 11 нче апрель, сишәмбе көндезге 14.00 дә эфирга чыккан "Татар мәйданы" тапшыруында әнә шул кечкенә татар дәүләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштеләр. Студиябезгә БТК башкарма коммитеты каршында эшләүче Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина чакырулы иде. Миләүшә ханым татар гаиләләре турында сөйләгәндә, төп рольне хатын-кыз үтәвенә басым ясады.
"Элек татар хатыннары надан булганнар. Ил-көн вакыйгалары белән кызынмаганнар" дигән фикер дә шулай ук хата. Татар хатын-кызлары һәрвакытта да укымышлы булганнар, алар гаиләнең финанс министры ролен үтәгәннәр. Ирне көйләп, балаларны карап, гаиләне кайгыртып яшәгәннәр. Шуңа да без үзебезнең ата-бабаларыбыз гаиләләрен яшьләргә мисал итеп куйсак, яхшы булыр. Балаларны татар халык авыз иҗаты белән кечкенәдән таныштырсак, татар телендәге нәфис фильмнар күрсәтсәк, без татар гаиләләрен саклап калыр идек" дигән фикер җиткерде кунагыбыз.
Тапшыруга шалтыратучылар да байтак булды. Билгеле, аларны бер сорау кызыксындырды - дәүләтнең татар гаиләләрен саклап калуына һәм артуына керткән өлеше. Бөтенроссия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы бу сорауларга болай диеп җавап кайтарды: " "Ирне ир иткән дә, ирне юк иткән дә хатын-кыз" дигән әйтем яши халыкта. Гаиләдә төп урынны хатын-кыз алып торуы турында кыз балага кечкенәдән аңлатырга, сеңдерергә кирәк. Безнең Фатыйха Әитова мәктәбе шул юнәлештә "маяк" булып тора. Әлеге уку йортын "татар гаиләсе кабинеты" диеп атасак та ким булмас. Анда кызларга шушы кечкенә дәүләт эшчәнлеген төгәл фәннәр белән бер рәттән өйрәтәләр. Шуңа да безнең дәүләтебезнең бу өлкәдә эшләгән эшләре аз түгел."
Әңгәмәне тулысынча "Медиаконтент" бүлегендә "Аудиоархив" өлешендә тыңлый аласыз.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)