"Татар азаны -2021" радиобәйгесе тәмам.
14 мая 2021
"Болгар радиосы" яңалыклары
"Татар азаны -2021" радиобәйгесе тәмам.
Узган ел шикелле приз фондлары билгеләп уздырылмаса да, быел да бәйгенең җиңүчесе һәм "Болгар радиосы"нда ел буе өлге булып яңгырарлык азан ачыкланды.
Тавыш бирү тәртибе турында. Инстаграмда тавыш бирүгә багълаган өметләребез быел да акланмады. Шуңа күрә аларны объектив дип кабул итә алмыйбыз. Бу нисбәттән аерым катнашучыларның SMM командасы хезмәтенең югары дәрәҗәдәге эшчәнлеген генә билгеләргә була. Аларга да афәрин. Рәттән 50 тавышның бер катнашучы өчен, беркадәр вакыттан соң тагын 50 тавышның икенче бер катнашучы өчен тезелүе дус-әшнәлек элемтәләренең яхшы эшләвен генә ачыклады. Тик анысы өчен дә рәхмәт.
Җиңүчене билгеләү өчен быел да рәсми жюри белән бергә Республика имам-мөхтәсипләреннән торган "фокус - группа" га мөрәҗәгать ителде. Аларга безнең бәйгегә күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Аксубай районы мөхтәсибе Равил хәзрәткә аерым рәхмәт.
Рәсми жюри түбәндәге әгъзалардан гыйбарәт булды:
Жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев
Казанның "Сәлах" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев
"Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримов.
‼‼Шулай итеп, Миңгол Галиев өстенлекне Айназ Кәлимуллинга тапшырды. Тимергали хәзрәт Юлдашев фикере буенча беренче урынга Сәет Камаль лаек. Тик ул да үзе өчен икенче урынга Айназны билгеләде.
Илфар Кәримов беренчелекне шулай ук Айназга тапшыру яклы. Соңгы бәя - мөхтәсипләр шурасыннан. Алар исә беренче урынга Сәет Камальны урнаштырды. Айназ алар классификациясендә - өченче.
Нәтиҗәдә ике беренче урын - Айназ Кәлимуллин һәм Сәет Камальда.
Әмма Айназның азаны мәкаме буенча чын татар мелодикасына якын булганлыктан һәм бигрәк тә жюри рәисенең өстенлекле фикере буенча "Болгар радиосы"нда ел буе азан әйтү хокукы Айназ Кәлимуллинга тапшырыла
Сәет - көръән-хафиз. Быел тәравихны "Кол Шәриф" мәчетендә укытып хәтем кылды. Казанда туган. Бик сәләтле егет. Азаны чыннан да югары дәрәҗәдә. Аның язмасын әзерләүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен, һәм бәйгебезне башка матур азаннар белән бизәгәннәре өчен AZAN.FM радиосы егетләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Сәет Камаль һәм Айназ Кәлимуллин сезгә истәлекле булса да бүләкләр һәм җиңүче дипломнарын тапшырыр өчен "Болгар радиосы" студиясендә көтеп калабыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)