Зәринә Бабаджанова: ""Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе номинантлары белән белән бергә иҗат итәбез"
"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына кадәр нибары 16 көн калып бара! Әзерләнү эшләре бар көченә бара. Репетицияләр, күлмәк тегүләр, репертуар сайлау һәм башкасы. "Болгар радиосы" продюсерлык үзәге һәр артистның җырларын, музыкантларын барлаган вакытта, дизайнер Зәринә Бабаджанова алар өчен матур күлмәкләр тегә.Алай гына да түгел тулысынча образларын булдыра. Бар җырларның костюмнары бер стильдә булуын, милли орнаментлар булуын кайгырта. Зәринә исә үз эше турында болай ди:
- "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасының стилисты булу минем өчен зур мәртабә. Миллилекне онытмыйча, заманча стильдә күлмәкләр тегәргә алындым. Иҗат процессы бәхәссез генә бармый шул, әмма җырчылар белән уртак фикергә килеп, күз явын алырдай костюмнар булдырдык.
Дизайнер Зәринә Бабаджанова Инстаграм челтәренең яңа мөмкинлекләреннән файдаланып, алып баручылар өчен тегелгән күлмәкне туры эфирда да күрсәтте. Аның сәхифәсен күзәтүчеләр үз фикерен дә калдырырга ашыкты: "Кызыл төс-сәхнә төсе!", "Чигүле орнаментларыгыз күлмәкне баетып кына җибәрә", "Миңа да мондый күлмәк кирәк" ише шәрехләмәләр туры эфир вакытында ява торды.
Сез дә үз фикерегезне калдыра аласыз, күлмәкне үзгәртер идегезме?
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)