“Шаян ТВ” каналы: “Карусель” безгә югары бәя бирде”
Журналистлар белән очрашу экскурсиядән башланды. Балалар кунакларны матур сөйләм белән генә түгел, тапкырлыгы белән дә шаккатырды. Әйтергә кирәк, моңа кадәр “Шаян ТВ” каналын “Таттелеком, МТС, Дом.ру, Уфанет, цифрлы эфир мультиплексы, shayantv.ru һәм YouTube аша карап булса, бүгеннән ул “Триколор”да күрсәтә башлаган.

Билгеле булганча, “Шаян ТВ” каналы өр-яңа студиядә эшли. Каналның баш режиссеры Ленар Әкбәров сүзләренчә, студия заман таләбенә туры килә торган яңа техника белән җиһазландырылган. Моңа HD-формат, күп камералы съемка, төрле жанрдагы тапшырулар төшерергә мөмкинлек бирүче, үзгәртеп корыла торган 7 локация (мәйданчык) керә.
“Шаян ТВ” каналы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова әйтүенчә, яңа студиядә “Карусель” каналы да кунак булып киткән. “Югары бәя бирделәр, эшчәнлегебезне хупладылар. Безнең өчен бу зур дәрәҗә. Тиздән 1 июнь көнне – Балаларны яклау көнендә без кабат очрашабыз. “Карусель” каналы Казанда фестиваль үткәрәчәк, сез аны телевизордан күзәтә алачаксыз”, - диде Рамилә Сәхабетдинова.
“Шаян ТВ” каналында 20дән артык танып-белү, белем бирү һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. Алар арасында – “Бергәләп өйрәник”, “Акыл батл”, “Уймак”, “#шаян_дәрес”, “#шаян_тарих”, “#шаян_тәм-том” һәм татар халык җырларын балаларга өйрәтүне күздә тоткан “Сәйлән” фестивале бар. 22 апрельгә исә “Караш” дип аталган реалити-шоу эфирга чыга башлаячак.

Бүгенге көндә каналда төп алып баручылар саны 20гә җитте. 5 ай вакыт эчендә “Шаян ТВ” проектларында барлыгы 2000гә якын бала катнашкан. Канал хезмәткәрләре әйтүенчә, тапшыруда катнашырга теләүче балалар нигездә Инстаграм аша видеолар юллый.
“Шаян ТВ” каналы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше: татар теленә тәрҗемә ителгән мультсериаллар, фильмнар. Аларның саны 1400дән арткан. “Сәяхәтче Дәлия”, “Алга, Диего” кебек мультсериаллар аша балалар татар телен, инглиз телен өйрәнсәләр, “Җанлы шакмаклар” мультсериалы рәсем ясарга өйрәтә.
Бүгенге көндә дубляж студиясе тәрҗемә итү, субтитрлар әзерләү, тавышландыру һәм башка эшләрне башкара. Каналның тәрҗемәчеләр төркеме һәм күп санлы актерлар базасы бар. Аларны Роза Әдиятуллина җитәкли. “Хәзерге вакытта эфирда балаларның яраткан мультфильмы “Көчекләр патруле” бара. Якын арада эфирга “Ниндзя ташбакалар”, “Минифорс”, “Айкарли” кебек танылган мультсериаллар чыгачак”, - диде ул.
Shayantv.ru сайты – татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Биш ай эчендә сайтка 65000 яңа кулланучы кергән.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
