Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Сагыну" флешмобының тәүге хаты. "Гомерлек җыр".

"Болгар радиосы" Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышлап  "Сагыну" флешмобын башлады. Әлеге чара кысаларында без радиотыңлаучыларыбыздан хатлар кабул итәбез. Шундыйларның тәүгесе Гөлнур Айзатулловадан.

"Гомерлек җыр"

Без аның белән күп мәртәбәләр очраштык...Төрле залларда...Шыгрым тулы тамашачылы залларны гөр китереп сәгатьләр дәвамында алкышларга күмелеп басып торган чаклары күз алдымда.

Әтиемнең аеруча яратып тыңлаган,зурлаган җырчыларыннан берсе иде ул.”Иде”дип язу күңелне айкаса да,яраткан җырчыбызның соңгы минутларын күреп калу йөрәккә генә түгел.уйларыма бер җылылык өсти.

Авыр булды быелгы ел,бик авыр!көн тудымы я берәр фаҗига,я якын кешеләремә олы борчулар,я халкымның талантлы балалары безне ташлап мәңгелек сәфәргә чыга...Хәер.тормышның җиңел булганы юк та аның!Кеше бары тик шул мең төсмерле тормышны төрлечә кабул итүе белән генә я авырайта,я җиңеләйтә.

Иремне аякка басытырыйм дип ,7нче хастаханәдә тырышып-тырмашып яткан көннәремнең берсендә тагын очраштым мин аның белән!Хастаханә коридорында йөрергә азапланып чыккан иремне коляскага утыртып ята идем.Янымнан ашыгып кына табиб белән шәфкать туташы узып китте:

-Легендар җырчы диләр...Хәлен гел күзәтеп торыгыз!

Кем булыр икән?Илһам абыймы?Әлфия апамы? Кайсы булырга мөмкин?Легендар җырчы!Кинәт кенә икесе дә күз алдымнан узды.

Ирем йоклап киткәнне генә көттем дә,күчтәнәчләрем кыстырып, табиб кереп киткән палатага юнәлдем.Икесе дә минем күңелемә бик якын:кайсы булса да мин күреп калырга тиеш!

Акрын гына палата ишеген ачам.Керергә рөхсәт сорыйм зур карават янында Зөлфия баскан .Шунда ук абайлап алдым:димәк, авыр хәлдәге легендар җырчы Әлфия апа икән!Зөлфияне(соңгы айларда җырчы янында яшәгән кызы) күптәнге туганым күк кочаклап алдым,күзләремә яшьләр тыгылды.

-Ни булды,Зөлфия?

-Инсульт.Матур гына телевизор карап калды.Мин урамнан әйләнеп кергәнче егылган...Тыны юк...Тиз генә “Ашыгыч ярдәм “чакырдык...

Карават янынарак киләм.Яраткан җырчымның кеп-кечкенә калган кулларына кагылам.әле аларда җылылык бар.Системага тоташтырылган Әлфия апаның саргаебрак киткан йөзеннән акрын гына сыйпап алам.Сулышлары бик авыр.Җырчының кулын учларыма алам.Шул мизгелдә күңелем түрендә әллә кайчангы матур күренешләр кабат күз алдыма килә.

Талантлы шагыйрәбез Гөлшат Зәйнашева белән туган авылымда куйган концертлары хәтердә яңара.Ул көн әтиемнең туган көне дә булганга бик истә калган.Өйдән үк “Әтиемне котлап “Шахта “җырын башкармассызмы?”дип язып кергән кәгазь кисәген ,чәчәк белән бергә җырчыга сузам.

Әлфия апа баянчыга берничә сүз әйтеп ала да, клубка җыр тарала.Әтиемнең өзелеп яраткан җыры!Кич җиттеме,туганнар җыелдымы.Гел шул “Шахта”җырын сыздыра идек бит!

Китә казлар,китә казлар,

Китә казлар Донбаска...

Бу җыр минем үземә дә бик якын.Мин бишенче сыйныфта укыган елны авыл клубы мөдире Галимулла абый безне дистәләгән авылларга концертлар белән алып йөрде.Мин ул концертларда гел шул “Шахта”җырын җырлый идем.

Бик сагынсаң,бик саргайсаң,

Белмим инде нишләрсең?!...

Әтинең йөзенә карыйм.Ул Әлфия апага карап өнсез калган бугай,битләре кызарып киткән,күзләре очкынланып яна.Сугыштан имгәнеп кайткан кулының иңбашын туктаусыз сикерткәләп ала,дулкынланганы сизелеп тора.

Палатада икәү генә калганбыз икән.Зөлфияне кемдер чакырып алган .ахры.Учларым белән җан җылымны бирергә теләгәндәй Әлфия апаның бармакларын кысам.җавап кайтара алмаса да,ни дә булса аңлыймы,әллә инде бу авыр халәтенә күнүенә кыенсынамы.уң күзеннән сыңар яшь тамчысы саргылтсу йцзе буйлап агып төшә.Кесәмдә һәрчак кулъяулыгы йөрткәнгә,аның яшьле күзен сөртеп куям.ул да булмый,бүүлмәгә Зөлфия әйләнеп керә.Аңа Әлфия апаның Буага килгән чакларын сөйләп алам.

Интернет дигән нәрсә юк заманда.. Ташкичүдә укыткан чагым...Казанга курсларга баргач,беркапчык китап төяп кайттым.Китап дигән серле нәрсәне

һәркем яраткан чор! Арада Гөлшат апа Зәйнашеваның Әлфия апа тормышына багышланган “Үзем турында”дигән китабы бар .төн йокламый укып чыктым да.Икенче көнне үзем җитәкләгән “Нур”түгәрәгенә алып киттем.Укучыларыма аерым бүлекләрен укыйм да,фикер алышабыз,нәсер,парча язу серләрен өйрәнәбез.Китапны әле берсе,әле икенчесе алып китә.аннан укытучылар да да чиратлап укый.бер атна инде киатыбымның кулыма кайтып кергәне юк,һәркемнең Әлфия апа турында күбрәк беләсе килә.Сигезенче көнне бер хезмәттәшемнең йортында янгын чыгып,өйдән берни дә ала алыйча,әлеге китап та шунда янды.

Моннан ун ел элек ,колхоздан ирем чакыру открыткасы тотып кайтып керде.

-Сиңа бүләк-яраткан җырчың килә!

Иркәләнгәнне бик яратып бетермәсә дә,иремне чытырдатып кочаклап ике битеннән үбеп алдымда ,чакыруны кулыннан эләктереп,исәрләнеп җырлап җибәрдем:

Китә казлар,китә казлар...

Китә казлар Донбаска...

Минем хыялыйбикә икәнне белгәнгә,ирем бу күренешкә аптырамады.

Яраткан җырчыма нинди бүләк әзерләргә икән?Үзем кухняда кайнашам,аннан икенче бүлмәгә чыгып, өстәл тулы кәгазьләрне читкә өтеп куям да,күңел хисләремне шигъри юлларга күчерәм.

Кич җиткәне көтеп алып бетерә алмыйча аптырыйм

Чәчәк бәйләмемне тотып ,артистлар бүлмәсен керергә рөхсәт сорыйм.

Ак бәйләнгән йон кофтадан ,кара чалбардан аптырабрак басып торган Әлфия апаны кочагыма кысам.Коридорда нәрсәгәдер “җене котырып”Салават йөри.Авыз тутырып сүгенгән тавышы колакны кисә,ләкин мин аңа үпкәләмим,ул бит миңа,Буа халкына яраткан Әлфия апабызны алып килгән!

Әлфия апаны шактый кочагымда кысып тордым,ул да тартылмады,мин дә җибәрмәдем.Сагынуым шулкадәр көчле булган,күрәсең!

-Әлфия апа,мин сезгә шигъри бүләк алып килдем,сүз бирсәләр,сәхнәдән укырмын!

-И бәгырькәем, шулаймы,мин әйтсәм.бирерләр ,бирерләр,укырсың әле яме!-дип җырчы ,шатланып озатып калды.

Ул чактагы район башлыгыннан узып,сәхнәгә кеше бик күтәрелми иде.Минем әрсезлегемме,әллә Әлфия апаны яратуым шулкадәр көчле идеме,аның хакындагы уйларымны барлык тамашачы алдында ишеттерәсем килде.Район башлыгы сүз әйтеп,инде төшәргә җыенганда,чәчкәләрем белән шигыремне күтәреп мин дә сәхнәгә күтәрелдем.Башлыкның миңа сынап каравы да әллә ни куркытмады:нәрсә грамота бирмәсме,эшемнән куармы?!

Әлфия апа хакына грамотадан да ваз кичәргә әзер идем.

Сәхнәдә Әлфия апа минем менүемне көткән ,күрәсең,баскычтан күтәлеп,янына килгәнче миннән күзен алмыйча,сабыйларча ниндидер бер сөенү белән каршы алды.Мин аны тагын бер рәхәтләнеп кочакладым да залдагы тамашачыга борылдым.

-Хөрмәтле якташларым!легендар җырчыбызга,моң патшабикәсенә Ходай гөлләре белән бергә күңелем гөлләрен дә бүләккә алып килдем.Әлфия апабызның тормышы хакында романнар язарлык!Мин әлегә аңа атап шигыремне генә укыйм:

Ятимлекнең бар ачысын күреп,

Бәгырьләрең көйгән чагында,

Җырың сиңа сынык икмәк бирде

Һәм утыртты тулы табынга.

Бик еш өзгәләнде ятим җаның.

Бугазыңда калды төере!

Яшь аралаш “Шахта”ларны суздың,

Җырлый алганыңа сөенеп...

Авыл белән авыл араларын

Җырлап үттең капчык күтәреп.

Син –былбылы булып Актанышның

Яңгыраттың зәңгәр күкләрен!

Син үзең дә ятим балаларның

Йөрәгенә таптың ачкычын.

Җыр тәхетенә күтәрелү –авыр!

Авыр булды тормыш басыкычың!

Урманнарда күккүк тынып калды,

Син моңланган чакта янында.

Син-халкымның үзе кебек моңлы,

Үзе кебек тырыш,сабыр да!

Тормыш зилзиләсе каерса да

Бәхетеңнең парлы канатын,

Үзенке итте сине халкым,

Гел үзенчә итеп яратты.

Бу соң бәхет түгелмени инде,

Җырчы өчен иң зур мәртәбә?!

Халкым сине үз йолдызы итте,

Үз кояшы итте сәхнәдә!

Һәр җырыңны йөрәгендә йөртте,

Олылый ул сине һәм сөя.

Гомерлек җыр булып тарихларга

Кереп бара җырчы Әлфия!

Шигыремне Әлфия апага сузам.Зал көчле алкышларга күмелә.юк,бу минем шигырем өчен генә түгел!Җыр күгенең биек ноктасына менеп тә ,үтә гади,үтә самими булып калган газиз кызына хөрмәт!Әлфия апаны тагын бер кочам да сәхнәдән төшәм.Ничә ел күңелемдә саклаган теләкләремне яраткан җырчыма тамашачысы алдында әйтергә мөмкинлек биргән өчен Ходаема рәхмәтләр укыйм.Концерттан алган җылы тәэсирләр бик озак күңелемне иркәләде.

Палата тын.Әлфия апаның гына ара-тирә авыр сулап уфылдаганы ишетә.

-И,авыр ла инде әнинең хәле!

Зөлфиянең керфек очларында эленгән күз яшьләре минем дә бәгыремә тия.Мин Зөлфиянең кулын кысып ,Әлфия апа белән саубуллашып палатадан чыгам.

Шулай берничә көн яраткан җырчым белән тагын очрашу мөмкинлегенә куанып,үз –үземне юатам.Иремне госпиатальгә күчерәсе көнне тагын Әлфия апа янына керәм.Аның кулларында инде элеккеге сыман җылылык юк,соңгы сулышларын ала булса кирәк?!Бармаклары нинди битараф салкынлык юрганын ябынган.Тәрәзә төбендәге,өстәл өстендәге матур чәчәк бәйләмнәрен җырчы инде үз күзләре белән кабат күрә алмас,сөенә алмас!

Нинди кешеләр китә арабыздан,нинди кешеләр?!Мин бәлки “соңгы тапкыр күрәмдер”дип,белгән догаларымны укып ,бүлмәдән чыгам.

Безне госпиталь ишек төбендә үк шомлы хәбәр куып та җитте:

-Әлфия Афзалова вафат!

Күңелемнең әллә кай җиреннән бер гөле өзелеп төште.

Әлфия апаның иң яраткан җырларыннан берсе–“Сагыну”ны авыз эчемнән генә көйлим.

Тормыш юлларыбыз шул кичтә

Аерылды төрле якларга...

Без сине бик озак сагынырбыз әле,Әлфия апа!Җырларың телебездән,моңнарың йөрәгебездән китмәс!

Гөлнур Айзат,9.09.2017.Буа.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"