Сабан туенда “Болгар радиосы” белән бергә бул!
19 июня 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
23 июньдә “Болгар радиосы” Казанның “Тынычлык” бистәсендәге каенлыкка Сабан туе концертына чакыра!
“Быел “Болгар радиосы” дүртенче тапкыр Казан Сабан туенда концерт оештыра. Концертта татар эстрадасының популяр җырчылары чыгыш ясар дип көтелә. Махсус кунак – Ришат Төхвәтуллин. Моннан тыш, алып баручылар төрле кызыклы уеннар уйнатачак, ярышлар уздырачак. Җиңүчеләрне “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр көтә. Кыскасы, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Сабан туен “Болгар радиосы” белән бергә үткәрергә чакырабыз!” - дип сөйләде радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов.
Аның сүзләренчә, төп мәйданга барысы да керә алмый, ә “Болгар радиосы” концертын теләгән һәркем күрә алачак. “Безне табу кыен түгел, каенлыкка кергәч тә, иң беренче сәхнә - “Болгар радиосы”ныкы”, - ди Илфар.
Бәйрәм концертында татар эстрадасының популяр артистлары Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Винера Ганиева, ИлСаф, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марсель Вагыйзов, Вадим Захаров, Эльвира Хәйруллина, Чулпан Йосыпова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илназ Сафиуллин, Алия Карачурина, Айнур Моратов, Винарис Илъегет, Ясмин, Илзидә Госманова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар, Рәфинә Ганиуллина катнаша. Махсус кунак – Ришат Төхвәтуллин.
Сабан туе концертын “Болгар радиосы” ди-джейлары Рөстәм Гайзуллин белән Индира алып барачак. Чара Совет районы хакимияте белән берлектә оештырыла. Концерт 23 июньдә “Тынычлык” бистәсендәге каенлыкта 11 сәгатьтә башлана. Килегез, күңелле булачак!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)