Рөстәм Гайзуллин - иң яхшы комментатор!

Рөстәм Гайзуллин сүзләренчә, турнир барышында берничә кеше комментатор ролен үтәгән. Алар арасында Фәнил Вакказов, Раяз Фасыйхов, Газинур Фәйзуллин, Рамил Шәрәфиев һәм башкалар булган. Тик "Иң яхшы комментатор" исемен Рөстәм Гайзуллин яулады. "Көтелмәгән җиңү, әмма мин бик шат!" - ди хезмәттәшебез.

Билгеле булганча, турнир Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның юбилеена багышланды һәм Татарстанның Спорт министрлыгы белән берлектә үткәрелде. Ярышларда барлыгы сигез команда катнашты. Алар арасында Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге «Салават» җыр театры командасы, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров җитәкчелегендәге татар җырчыларының җыелма командасы, татар журналистларының һәм алып баручыларның җыелма командалары булды. Шулай ук «Болгар радиосы», «Татар радиосы» радиостанцияләре командалары, Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры командасы, татар музыкантлары, блогерлар һәм иганәчеләр җыелма командасы катнашты. Уенда артистлар командасы җиңү яулады.

г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
