Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Рөстәм Гайзуллин: “2012 елда яңа гаиләм барлыкка килде”

Бүген – 16 май көнне “Болгар радиосы” алып баручысы, К.Тинчурин театры һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллинга 35 яшь тулды. Рөстәм “Болгар радиосы”нда Илфак Хафизов һәм Индира белән бергә “Иртәнге чәй” тапшыруын алып бара. Рөстәм белән көн дә диярлек эштә күрешеп аралашсак та, аның белән җитди әңгәмә корган юк иде. Юбилее уңаеннан Рөстәм белән интервью оештырдык.


- Рөстәм, син – театр артисты. Нинди җилләр белән радиога килеп эләктең?

- Ул вакытта “Яңа Гасыр” радиосы иде. Беренче тапкыр студиягә “Әрүгәйдә” төркеме белән кунак буларак килдем. Гөлназ Фәйзрахманова бездән интервью алды. Моңа кадәр радиода булганым юк иде, шундый кызык булып тоелды. Аннан соң бер туганым: “Тавышың радиода эшләргә туры килә,” - дип әйтте. “Кая инде безгә радио алып баручы булырга?” – дип җавап бирдем. 2011 елда радионың ул чактагы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов шалтыратып, яңа проектка чакырды. “Радиода эшләргә теләгең юкмы?” – дип сорады. “Бар”, - дидем. Шулай итеп, 2012 елның 2 гыйнварыннан “Чәк-чәк шоу” тапшыруында эшли башладым. Марсель Әхмәдуллин, Гөлшат Гыймадиева, ә соңрак Айгөл Хәйруллина белән алып бардык. Менә шушы кешеләр - радио эшчәнлегемдәге остазларым. Радиога килгәндә, радионың нәрсә икәнен дә белми идем.

- Шулай да радиода үз образыңны булдырдың...

- Беребез – хатын-кыз күзлегеннән фикер йөртүче, икенчебез – акыллы фикерләр җиткерүче, ә мин - “чеметеп” ала торган шаян телле шук егет образында. Безне радиотыңлаучылар авыр кабул итте, баштагы вакытта сүктеләр. Ул вакытта тыйнак сөйләүче радиода шау-шулы проект барлыкка килү гаҗәеп булды. Ләкин аннан соң шул ук сүккән кешеләр безне мактый башлады. Ул – радиодагы иң рекордлы проектларның берсе булды, биш елдан артык эшләде.

c39f5697-30f9-4aed-9f03-52106d08fded.jpg

- “Чәк-чәк шоу” ябылгач, радиодан киттең. Янә радиога узган ел “Иртәнге чәй” проектына кайттың. Ул вакыттагы һәм хәзерге Рөстәм Гайзуллин арасында аерма бармы?

- Радиога тәүге тапкыр килгәндәге һәм кире әйләнеп кайткандагы эмоцияләр аерыла, әлбәттә. Хәзер инде әзме-күпме тәҗрибә тупланган. Курыкмыйча шуны әйтә алам: “Иртәнге чәй”гә “Чәк-чәк шоу” дәрәҗәсенә ерак әле. Андый состав башка булмастыр, мөгаен. “Чәк-чәк шоу”ны бик нык сагынам. Анда җырлаган җырларны мин әле дә машинада тыңлыйм. Җыр сүзләрен Марсель Әхмәдуллин актуаль темага язды, хәтта ул җырлар оригиналдан да яхшырак яңгырый иде. Марсель – гениаль шәхес, аңа һәйкәл куярлык. Ул тапшыруның асылы, тамыры иде. Ахирем Марсель хәзер башка юнәлештә эшли, радиога кире кайтмады.

- Радиодан киткәннән соң, кире кайту теләге булдымы?

- Киткәч тә, ярты еллап радиога борылып та карыйсы килмәде. Нәрсәдер киселгән сыман булды. Ә инде елның икенче яртысында радионы сагынып яшәдем. Бик күп кеше “ник киттең?” дип тәмам аптыратты. Әнә шулар да уйландыргандыр күрәсең. Радио - театр кебек чир. Ул – рәхәт чир. Бер тәмен татысаң, аннан башка яшәп булмый. Тыңлаучыны күрмәсәң дә, аның энергетикасын тоярга мөмкин.

SBJVzO1uYJY.jpg
  
- Рөстәм, “Болгар радиосы” синең өчен нәрсә ул?

- 1999 елда театр училищесына укырга кереп, 2003 елдан театрда эшлим. Өч ел Кариев театрында эшләдем һәм бүгенге көнгә кадәр Тинчурин театрында хезмәт куям. 2012 елдан яңа тормыш башладым, яңа гаиләм барлыкка килде. Ул – “Болгар радиосы”. Элек мин дөньяга башка төрле карый идем. Хәзер мин һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам, һәрвакыт дөньяны күзәтәм. Өч сәгать эфирыңны эшләдең дә бетте түгел, радиодан сөйләрлек кызыклы вакыйгаларны теркәп йөрим. Баш миенең күпмедер проценты радиога багышланган. Хәзер инде мин үземне гомер буе радиода эшләгән кебек тоям.

- Хәзер үзең дә остаз булырлык шәхес. Синеңчә, радио алып баручы нинди булырга тиеш? Махсус белемнең булуы мөһимме? Яки иң мөһиме – теләкме?

- Үземне остаз дип әйтә алмыйм. Нәрсәгәдер өйрәтерлек белемем дә, вәкаләтем дә юк. Тик тәҗрибәгә таянып юнәлеш биреп җибәрергә мөмкинмен. Минем авыздан яңгыраган сүз бу шулай булырга тиеш, дигән сүз түгел. Бу – кайчандыр сеңгән һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып чыккан фикер, шуңа да остаз буларак өйрәтә алмыйм. Минем журналистик белемем юк, шуңа күрә мин үз-үземә каршы киләм, әмма белемнең булуы мөһим. Минем рәсми булмаган остазларым әйбәт. Әгәр радио эшчәнлегемдә шикләр, сораулар туа икән, радиода мөрәҗәгать итәрлек ике кешем бар. Беренчесе – “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, икенчесе – “Яңалыклар” хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов. Әле дә өйрәнәм, камиллекнең чиге юк, диләр бит.

- 35 яшьлек ир-егет үз тормышыннан канәгатьме?

- Аллага шөкер. Кайда гына эшләсәң дә, нинди генә машинада йөрсәң дә, нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, нинди генә зур уңышларың булса да, кешенең төп проекты – гаилә, ике яктагы әти-әнинең тигезлеге. Менә шуның кадерен белеп яшәргә кирәк. Ничек кенә баналь яңгырамасын, ләкин арттан куып килүче ике улым, янәшәмдә аңлаучы хатыным, әти-әниләр – иң мөһиме алар. 35 яшьтә кеше зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин, ләкин гаиләсе булмаса, ул тормыш түгел.

- Тинчурин театрында эшләвең белән горурланасыңмы?

- Әлбәттә! Тинчурин театрында эшләвемә 13 ел булып килә. Мин үземне үз урынымда дип саныйм. Яраткан эшең булу – зур бәхет.

074aded8-8bb2-48ed-8266-f9740400a57a.jpg

- Хатының Альбина шулай ук театр артисткасы. Кайсыгыз беренче булып гашыйк булды?

- Мин! Альбина белән Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина курсында укыдык. Беренче курста гашыйк булдым, дүртенче курста үземнеке иттем!

- Рөстәм, тирә-юньдә, хәтта безнең арада да аерылышучы гаиләләр саны арта бара. Син бу хакта ни уйлыйсың?

- Бу – котычкыч фаҗига! Мин бу әйбердән бик куркам, күз алдына да китерә алмыйм. Язмыштан узмыш юк, тик менә бер мисал гына: ир-егет әти-әнисе янына кайтып, “менә бу минем икенче хатыным” дисә, ул хатыннан тагын балалары туса, һәм, киресенчә, хатын-кыз шулай икенче ирен алып кайтса, бу ни дигән сүз? Кешеләр артык “акыллы” булдымы... Элек бит барган җиреңдә таш бул, дигәннәр. Элек әти-әниләр кире кайткан кызын кире борып җибәргән. Хәзер тәрбия башка. Шул ук мәктәптә элек белем бирүче укытучы указка белән укучының маңгаен ярган. Хәзер кечкенә генә проблема аркасында да судка йөртәләр. Баланың телефоны ватылса, яңасын алып бирәләр. Бу бит баланың холкын тәрбияли. Алай тәрбияләнгән бала тормышка ничек карасын? Әлбәттә, барысын да җиңел хәл итә – судка бара да аерылышып кайта. Ул бит бала өчен котычкыч стресс. Яңа әти яки әни ничек кенә әйбәт булмасын, ул чын әти-әнине алыштыра алмаячак. Мин бу очракта Гаилә кодексын катгыйлаштырыр идем. Гаиләнең кыйммәтен аңларга, аны сакларга кирәк.

- Улларың Рамазан белән Нурсолтан шәһәр балалары булуга карамастан, татар телендә иркен аралаша. Балаларны ничек татар теленә өйрәтергә?

- Мин бу хакта озак сөйли алам. Балалар бакчасына киткәндә, икесе дә рус телендә вата-җимерә сөйләшә иде. Рус теле – без яши торган мохитнең теле ул. Аңа телисеңме, юкмы өйрәнәсең. Без өйдә һәрвакыт бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Улым урамда дуслары белән булганда, аңа шалтыратсам, кайвакыт миңа русча җавап бирә. Рус дуслары алдында татарча сөйләшергә уңайсызланадыр бәлки. Шулай да мин аңа кисәтү ясыйм, татарча җавап бирергә кушам. Ике улым да татар телендә яхшы дәрәҗәдә сөйләшә дип әйтә алам. Телгә тәрбияне беренче чиратта өй, гаилә бирә.

1d80a7ee-3b39-4035-b2a7-cb3a6bc69ccc.jpg

- 35 яшьлек гомер юлыңда югалтулар булдымы?

- Булды. Әле дә телефонны кулга алып берәр номер эзләгәндә, бу дөньядан киткән кешеләрнең телефоннары килеп чыга. Аларны телефоннан бетереп ташларга кул күтәрелми, йөрәк әрни. Хезмәттәшләр, туганнар арасында үлем-китем белән бәйле югалтулар күп булды. Яшәгән саен андый мизгелләр ешрак буладыр. Иң якыннарымны югалтырга язмасын.

- Рөстәм, яшерен-батырын түгел, син – кызу кеше. Сүгенәсеңме?

- Әле ничек кенә! Бик тәмле итеп авыз тутырып сүгенәм! Аңлыйм, алай ярамый, тик кайвакыт сүгенмичә аңлатып яки җиткереп булмый. Кимчелекләрем дә бар, алар һәркемдә бар. Әгәр минем турында кимчелекләре юк дисәләр, бу - үзе кимчелек. Идеаль кеше юк.

- Гафу үтенә беләсеңме?

- Беләм, ләкин ситуациясенә карап. Кайвакыт эчкә җен кереп утыра. Бер яктан, холкым йомшак кебек, икенче яктан, кирелек көчле. Кайбер очракта кирәк булмаса да гафу үтенергә мөмкинмен. Ә кайвакыт теләсәм дә, гафу әйтергә тел әйләнми. Гафу үтенүне түбәнчелек дип санамыйм.

17139a0c-f2f5-49d1-a91e-872cd53d7115.jpg

- Чит илләргә еш йөрисезме?

- Йөргәнем юк. Иң ерак барганы – Абхазия. Анда да табиб әйтүе буенча гына бардым. Ангина белән бик еш авыргач, диңгезгә барырга куштылар. Ышанмыйча гына барган идем, файдасы тиде бит! Аннан соң ике ел дәвамында ангина белән чирләмәдем. Минем очкычта иң еракка очкан ноктам – Мәскәү.

- Аллаһы Тәгаләгә, аның барлыгына һәм көченә ышанасыңмы?

- Әлбәттә. Ышану һәрвакыт булды, ул балачактан тәрбия белән иңдерелә. Аллаһыга тормышта авыр хәлләр булса ышана башлыйлар. Тик андый хәлне көтәргә кирәк түгел, ышанырга кирәк.

- Рөстәм, юбилей уңаеннан театр сөюче тамашачылар өчен нинди сюрприз әзерлисең?

- Тинчурин театрында юбилейга багышланган яңа проект әзерләнә. Мин аны майга өлгертергә теләгән идем, ләкин сценарий авторы һәм режиссер белән киңәшләштек тә, көзгә калдырырга булдык. Юбилей әле ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә тамашачыга ашык-пошык чиле-пешле продукт тәкъдим иткәнче, ныклап әзерләнергә булдык. Тумаган тайның билен сындырмас өчен әлегә моның нинди проект икәнен сөйлисем килми...

- Белүемчә, син тагын бер яңа һәм үзгә проект өстендә эшлисең?

- Әйе, тиздән премьера! Баш бәрә-бәрә эшлибез. Бу – театрдан тыш мөстәкыйль эшебез. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпованың терәге, Театр әһелләре берлеге ярдәме белән матур спектакль чыгып килә. Әлеге проектта дүрт атказанган артист - Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм мин катнашам. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәре буенча спектакль куячакбыз. Башкортстаннан режиссер Зиннур Сөләймановны чакырдык. Бик тырышып, дулкынланып әзерлибез, чөнки артистларның театрдан тыш мондый проект оештырганын хәтерләмим. Антреприза, ягъни берничә актер кушылып спектакль кую - Мәскәүдә киң таралган күренеш. Ә без исә тамашачыларны 4 июнь көнне Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында кичке 7дә көтеп калабыз!

- Рөстәм, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, иминлек һәм эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне телибез!

- Рәхмәт!

Эльвира Шакирова, "Болгар радиосы" сайты мөхәррире

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"