Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Роза Мостафиева: Киләсе елга “Талант” бәйгесенә ныклап әзерләнәчәкмен!

ТНВ каналы үткәргән “Талант” бәйгесендә 30га якын проект катнашты. Катнашучылар арасында Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Роза Мостафиева да бар иде. Роза ханым тапшыруын үзе әзерләгән, үзе камерага төшергән һәм үзе монтаж ясаган.

“Талант” бәйгесе турында ул Интернеттан укып белгән. Роза Мостафиева җиңүче булмаса да, күңелен төшерми. “Вакыт аз булу сәбәпле, проект бик үк камил булмады. Хәзер минем вакытым күп, киләсе конкурска ныклап әзерләнәчәкмен. Бәлки киләсе елга җиңүчегә 1 миллион түгел, ә күбрәк тә бирерләр?! ТНВга килеп, талантлы яшьләрне күреп сөендем. Бик күп шәхесләр белән таныштым. Мондый иҗади яшьләр булганда, татар теле яшәячәк әле, Алла боерса”, - ди Роза ханым.

“Минем проект “Иске Ярмәк кичә, бүген, иртәгә” дип атала. Самара өлкәсе Камышлы районында урнашкан Иске Ярмәк авылы – минем туган авылым ул. Мәктәп тормышы, авыл тарихы, мәдәният йорты турында тапшырулар ясадым. Безнең авыл халкы эшли дә, ял итә дә белә.

Авыл кешеләре елга бер тапкыр Кардонга ял итәргә чыга. Моңа багышлап та тапшыру ясадым. Еш кына урам бәйрәмнәре үткәрәләр, урамда озын-озын өстәлләр тезеп, кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештыралар. Чәй эчәләр, җырлап-биеп күңел ачалар. Кыскасы, авыл халкы гореф-гадәтләрен саклап яши. Шуны да әйтергә кирәк, авылда үз көчем белән мөнәҗәтләр кичәсе үткәрдем”, - дип сөйләде безгә Роза Мостафиева.

Күп җырлар авторы Роза Мостафиева безгә яңалыгын да җиткерде: 22 ноябрьдә ул Казанда беренче тапкыр хатын-кыз автор башкаручылар катнашында зур концерт оештырачак.  
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"