Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Район җитәкчелеге “Болгар” радиосы коллективы белән берлектә картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәргә сөенеч бүләк итте

Апаслылар һәм “Болгар” радиосы коллективы “Әйдәгез, ярдәм итәбез” акциясенә кушылып, Буа, Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр янына юл тотты. (18нче май, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

Районда җитәкчелек тарафыннан картлар йортларында яшәүче өлкәннәрнең хәлләрен белеп кайту, күчтәнәчләр тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бу юлы изге эшкә “Болгар” радиосы коллективы һәм аларның күпләгән радиотыңлаучылары да кушылды. Алар махсус акция игълан итеп, Буа, Тәтеш картлар йортларында тәрбияләнүче өлкәннәр янына юл тоттылар. Аларга радиотыңлаучыларның күпләгән сәламнәрен җиткереп, күчтәнәчләрен ирештерделәр.
“Изге Рамазан аенда безнең радиотыңлаучыларыбыз бер-берләреннән уздырып изгелек эшләделәр, бик күп бүләкләр китерделәр, җылы теләкләрен юлладылар. Безнең белән һәрчак элемтәдә булып, әлеге чараны оештыруда теләктәшлек күрсәткән Апас районы башлыгына һәм җитәкчелеккә һәм барлык радиотыңлаучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.”, - диде “Болгар” радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз.
Бүгенге көндә Буа, Тәтеш районнарында урнашкан картлар йортларында 20 райондашыбыз гомер кичерә. Алар хәсияттә, олы тәрбиядә яши. Район җитәкчелеге дә алар белән даими элемтәдә тора, еш очрашып, ярдәм итә. Бу юлы да район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина туган якның җылы сәламен, район башлыгы Равил Хисаметдиновның, изге күңелле иганәчеләрнең ихлас теләкләрен ирештереп, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Шулай ук район җитәкчелеге тарафыннан биредә яшәүче өлкәннәргә туган якларына кайтып килү мөмкинлеге тудырылу хакында да белдерделәр.

Өлкәннәр дә туган якның җылы сәламнәрен китергән кунакларны елмаеп каршы алдылар, елый-елый рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

APASTOVO.RU
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"