Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Президент татарлар турында

"Татарлар: традицияләргә тугры калу, киләчәккә ышаныч." Нәкъ бер атна элек Рөстәм Миңнехановның шул исемдәге мәкаләсе республиканың дәүләт газетларында басылып чыккан иде. Ул бу атна дәвамында иң күп фикер алышкан тема булып калды һәм атнаның иң кызыклы сәяси мәсәләсе булып торды.

Яшереп торасы юк. Соңгы 3 елда барган хәлләр, беренче чиратта - татар теленең укытылмый башлавы, милләткә булган мөнәсәбәтне кискен үзгәртте. Ул барган глобализация фонында халыкны нәүмиз итте.

Президент мәкаләсенең басылып чыгуын купчелек белгечләр бик вакытлы һәм урынлы дип бәяләргә өлгерде. Бу язма халыкның статусы төшмәвенә, аның киләчәгенә игътибарның бетмәвен генә күрсәтеп калмый, ә бик җитди бурычлар куеп, төгәл юллар күрсәтә.

Рөстәм Миңнеханов халкыбызның күпъе ъллык тарихы безнең чорда өзелмәсен дисәк, ә татарлар чәк-чәк белән түбәтәй кебек "сувенир халык" булып калмасын дисәк, ниләр эшләргә кирәклекне яза. УЛ ниләр тәкдим итә? Яңача үсешнең нинди алымнарын күрә? Белгечләр белән бу мөһим теманы анализлады.

Үткәннәрне күзәтү, соңгы вакытта булган вәзгыятькә карата фикер туплау, алга таба үсеш юлын күрсәту. Рөстәм Миңнеханов бу мәкаләсендә барысына да туктала. Татарлар күп гасырлар дәвамында башка халыклар арасында эреп югалмаган, үз мәдәниятен һәм үзенчәлеген саклап калган. Әмма югары казанышларга ирешкән халыкларның югалу мисаллары, дистәләгән телнең онытылу очраклары мәгълүм. Татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясен язу бер дә гади эш булмавын әйтә Президент.

Өстәвенә бу - зур җаваплылык: безгә бай мирас, бөек вакыйгалар һәм казанышлар турында истәлекләр калдырган ата-бабаларыбыз алдында да, шулай ук киләчәк буыннар каршында да. Татарлар «милләт» графасында елдан-ел кими барачак статистика берәмлеге булып кына калырга тиеш түгел - моңа һәммәбезнең иманы камил.

Соңгы вакытта дошманны күбрәк читтән эзләү гадәткә керде, ди Президент. Ә үз күңелеңдә милли хисләрне ничек сакларга? Бу көн саен кылынырга тиешле эчке батырлыкка әйләнеп бара түгелме соң? Кылыргамы-юкмы - һәркем үзе хәл итә.

Шул ук вакытта без беләбез: Россия халыкларына ясин чыгарга әзер торучылар аз түгел. Милли үзенчәлекләрне ниндидер ясалма нәрсәләр дип санап, аларны сәяси ихтыяр белән оештырып куярга була дип уйлаучылар да бар. Әгәр туган телебезне, динебезне, кабатланмас милли моңыбызны күз карасыдай саклаган, кадерен белгән әбиләребезгә һәм бабаларыбызга боларның барысы да җиңел генә алыштырыла торган декорация дип әйтсәләр, нишләр иде икән алар?
Татар халкының бердәмлеге турында сөйләгәндә, без бертөрлелекне күздә тотмыйбыз. Әстерхан, Касыйм, Себер, Казан татарларының, мишәрләрнең, керәшеннәрнең, типтәрләрнең булуы күңелебезгә хуш килә. Татарларның зур гаиләсендәге һәр әгъзаның үзенчәлеге кадерле безгә. Бертуганнар кебек: һәрберсе - аерым бер шәхес, әмма бергә - бербөтен, бер гаилә.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА язучы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
Чыннан да безнең милләтнең тәңгәллеген таркатырга теләүчеләр күп. Ләкин рухи асылыбызны саклый алсак безгә бернинди һөҗүмнәр куркыныч түгел.Президент моны ассызыклады. Әлбәттә аның өчен республиканың икътисады көче дә кирәк.Моңа да ишарә бар. Әгәр шушы хәрәкәткә үзен татар дип санаучы һәркем кушала икән - хөкүмәт ярдәм итәргә әзер. Бу безнең күңелгә сары май булып ятты.

Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:
Президентның мәкаләсе бик тирәнтен һәм урынлы килеп чыкты. Татар халкының үсеш стратегиясе ассызыкланды. Милләтебезне борчый торган мәсьәләләр күтәрелде. Ул мәсьәлә һәр татарны борчый. Ул әйберләр дәүләт ярдәменнән тыш хәл ителә алмый.

Тарихтан шулай килә: татарларның бердәмлеге өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән. Һәм бу мәкалә белән Президент, күпмилләтле төбәк җитәкчесе буларак, җаваплылыкны үз өстенә ала. Татар конгрессы эшчәнлегенә ярдәм күрсәтелә, милли асылларыбызны саклау буенча программалар төзелә, грантлар бирелә. Эш дәвам итәчәк.

Татар халкының һәм Татарстанның аерым юлы турында сөйләгәндә, кайбер кайнар башлар моны аерылып чыгу сәясәте дип күрсәтергә маташа. Кемнәрдер, үзләренә сәяси дәрәҗә өстәргә тырышып, Татарстаннан уен картасы ясамакчы, илнең үзәгендә тарткалашу утравы дигән уйдырма таратмакчы булалар. Россиядә татарлар - саннары буенча икенче урында торучы халык, шуңа да карамастан, хәтта үз илебездә безнең тарихыбызны һәм мәдәниятебезне белеп бетермиләр. Еш кына аңлатып бирергә туры килә: гаять катлаулы үзгәртеп кору елларында Татарстан үзенең хокукларын һәм вәкаләтләрен үз социаль-икътисади мөмкинлекләренә, илнең үсешенә керткән өлешенә тәңгәл рәвештә киңәйтүгә омтылды, бары шул гына. Киресенчә, безнең республика, үз эчендә милләтара һәм динара татулыкны саклап калып, Россия дәүләтчелеген ныгытуга зур өлеш кертте. Татарлар - һәр заманда иҗтиһадка, җәмгыятьне берләштерүгә хезмәт итүче халык.

Алга таба татар нинди юлдан барачак? Президент мәкаләсенең асылында шул ята. Рөстәм Миңнеханов аны көчле мәгърифәттә, укытучыларга ярдәм, балалар иҗади проектларын гамәлгә ашыруда булышлык итүдә, тел, мәдәният, дини, рухи кыйммәтләрне саклауда күрә.

Без үз киләчәгебезне күрәбез. Без - тарихи әһәмияткә ия бербөтен халык, без - үзенчәлекле, безнең үз орбитабыз бар, әмма ул күпмилләтле уртак йолдызлыкта урнашкан.
Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрмибез? «Сувенир халык» булуда. Шуны онытмаска кирәк: милләт тиз генә юкка чыга алмый, ә юкка чыкса, аны беркайчан да кайтарып булмаячак.

Без үз киләчәгебезне нәрсәдә күрәбез? Моңа Президент аерым - аерым туктый. Ул мәкаләсендә күптән түгел дөнья күргән "Тукайча татар кодексы " хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә. Уку - ул үз халкыңа хезмәт итү, дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов. Тукайның канатлы сүзләреннән кодексны Зиннур Мансуров туплаган иде.

Зиннур МАНСУРОВ, Татарстанның халык шагыйре, «Тукайча татар кодексы» китабы авторы:
- Ул безнең халыкның яшәү дәреслеге монда бөтенесе дә бәйнә язылган. һәм татар халыкының бүгенге вәкилләре үзләренең газиз милләтен башка вәкилләр рәтендә ничек итеп күрәләр, һәм без алардан ким булмаска тиеш дигән максат куеп эшләү максаты алга сөрелә.

Бу да үзенчәлекле, тукайча стратегия. һәм ул бүген дә актуаль яңгырый. Президент фикере белән дә аваздаш. Китап 3 телдә. Аны безнең илдән читтә дә укыйлар бүген.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, безнең тарих - архив документлары һәм истәлекле көннәр җыелмасы түгел, ул -лаеклы үтелгән олы юл.

Без ата-бабаларыбызның бөек казанышлары рухына төрелгән газиз җиребездә дөньяга килү, яшәү һәм үз халкыбызга файда китерү бәхетенә ия. Татарстан бүген - киләчәккә омтылучы республика, бездә яшәү һәм эшләү өметле һәм уңайлы. Татарстан - безнең горурлыгыбыз һәм иртәгәге көнгә ышанычыбыз. Без, татарлар, кайда гына гомер итсәк тә, һәрвакыт ата-бабаларыбыздан килгән рухи бердәмлек көчен, халкыбыз көчен тоеп яшибез.
Без киләчәктә дә үз тарихыбызны үзебез язарга, үз киләчәгебезне үзебез төзергә телибез! Киләчәгебез якты һәм бик күп, бик күп буыннар өчен уңышлы булсын иде.

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы:
- Бик әһәмиятле әйбер. татарга ярдәмне әллә каян көтмсәкә, ә үзе турында узе кайгыртырга тиеш. Дошманнар күп дип кенә егылып утырырыг тиеш. түгел. Анда аерым билгеләнгән татарның аерым цивилизацион урыны. Без тиз генә эреп юкка чыкмыйбыз дигән, һәм моның өчен аяк терәп каршы торырга кирәк безнең дошманнарга. Эчке интеллектуаль потенциалны җигәргә кирәк.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, Казанның 165нче мәктәбе директоры:
- Шушы мәкаләрдә Президент һәркемне борчыган мәсьәләләргә тукталды. Фикерен белдерде. Киләчәктә нинди гамәлләр кайсы юнәлештә кирәкген ассызыклады. Бу мәкаләр генә түгел - бу программ документ.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе:
- Милләтнең киләчәге өметле булырга тиеш дигән мөрәҗәгать белән чыкты Президент. Бу эшкә катнашы булган төрле дәрәҗә структуралар һәрбересе моны үзенә юл картасы итеп кабул итеп алып, бу эшне эзлекле алып барырга кирәк. Бик нечкә эш. Акча белән генә дә хәл итеп булмый, акчасыз да булмас. Шул ук вакытта, кыска гына юл кебек милләтнең күңеленә үтеп керү. Президент бит шуңа әйтә һәр көнеңне батырлыкка багышларга кирәк дип. Сүнеп бара торган милли горурлыкны кузгату өчен күңелгә үтеп керү өчен кыска юлны бик озак һәм нәфис итеп үтәргә кирәк булачак.

Максим ШЕВЧЕНКО, журналист, җәмәгать эшлеклесе:
- Мин Рөстәм Миңнехановның бу мәкаләсен игътибар белән укып чыктым. Бу мөһим һәм уникаль сәяси манифест. Төбәк җитәкчеләренең Россия территориясендәге халыкның стратегик үсеше турында сүз йөрткән документ белән чыгыш ясавын хәтерләмим мин. Бердән, Рөстәм Миңнеханов татарлар турында Евразия контитненты вәкиле буларак сөйли. Татарлар көнчыгышта көнбатыш дөньяның , ә көнбатышта көнчыгышның бер өлеше булып торганнар. Икенчедән, телне һәм мәдәниятне мәдәният өлкәсе бн генә саклап калып булмый. Сәяси як та бар. Өченчедән, аеруча мөһим мәсьәлә - белем бирү. Ул әти-әниләргә генә түгел сәяси элитага да мөрәҗәгать итә. Татарстан - татар дөньясының үзәге һәм бу мәкалә бөтен татар дөньясына яңгырый. )

Бу язманың бар мәгънәсе "Без сувенир халык тугел" дигән җөмләгә сыеп беткән. Димәк, бүләк итеп кенә бирәм димә! Шул хәлдә калмас өчен, монда һәр татарга уйланырлык җирлек бар!

tnv.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"