"Нокта" тапшыруында пенсия, коммуналь хезмәте өчен түләү һәм хәрби комиссариатта чакыру комиссиясен узу кебек сораулар каралды.
Эфир барышында телефон чыңлавы бер генә минутка да тынып тормады, белгечтән консультация алырга теләүчеләр шактый иде. Шунсын да әйтеп узарга кирәк, тапшыру аерым бер темага гына багышланмаган иде. Бүген "Нокта" тапшыруы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова һәм чакырылган экспертыбыз Илнар Гыйрфанов бар өлкәләрне дә колачларга тырышты. Шулай итеп, беренче шалтыратучы ханыбыз ДЦП белән авыручы туганын хәрби комиссариатка чакырылыш комиссиясен узарга чакырулары белән борчылып шалтратты. Россия юристлар Ассоциациясенең ТР бүлеге җитәкчесе исә болай диеп шалтратучыбызны тынычландырды: "Мондый авыру белән хастаханәләрдә дәваланулар узалар һәм сезнең шушы диагнозны раслый торган документларыгыз булырга тиеш. Хәрби комиссариатта сезнең ситуациягез хакында белмәскә дә мөмкиннәр. Шуңа да әлеге учреждениягә ДЦП авыру турында язылган һәм табиблар мөһере сугылган документны илтеп тапшырыгыз. Аннан соң инде сезне башка борчымаслар" диде. Икенче шалтыратучыбыз исә әнисе исеменнән коммуналь хезмәт өчен түләнгән акчаларны ул үлгәннән соң кайтарып буламы икәнен белешеп туры эфирга чыкты. Монда исә җавап гади һәм катгый иде: "Юк. Чөнки сез күрсәтелгән хезмәт өчен түләгәнсез. Бу очракта сез әниегез исеменнән эш иткәнсез. Димәк, монда бәхәс өчен урын юк". Ә инде тапшыру азагына якынлашкан мәлдә "Нокта" тапшыруы эфирына 2-нче төркем инвалид әби чыкты. Аның проблемасы исә газ хезмәте белән бәйле булып чыкты. Газ белән тәэмин итү оешмасы әлеге гаиләгә түләү өчен кәгазьдә тотылган газ күләмен арттырып язып, ә социаль яклау оешмасына киметеп биргән икән. Бу очракта кайсысы дөрес һәм нинди кануннарга таянып эш итәргә дигән сорау туды. Илнар Гыйрфанов бу проблемага да ачыклык кертте: "Ике документның да копияләрен ясатыгыз. Газ белән тәэмин итүче оешма исеменә претензия языгыз. Суд аша сезгә реаль булган һәм факт буенча түләнелгән аерманы акчалата кайтарырга тиешләр."
Әңгәмәне тулысынча "Медиконтент" бүлегендә "Аудиоархив"та тыңлый аласыз.
"Нокта" тапшыруына с
орауларыгыз булса 5065 номерына “нокта” сүзе белән башлап смс язып җибәрә аласыз.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
