Югарылар ни сөйли? "Иртәнге чәй" дән йолдызнамә!
6 октября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Кучкар.
Кучкарлар, ачуыгызны басарга өйрәнегез. Юк, бу сез псих дигәнне аңлатмый, бары тик, тиле сорау бирүчеләрнең, сезнең янда, бүген аеруча күп булуына ишарәли...
Үгез-бозау.
Үгез-бозауларның бүген, иң кадерле кешеләре белән, бергә буласы килә. Тик һаман нидер комачаулый... Бәлки гаеп үзегездәдер?.. Теләк белән ерак китеп булмый, тырышырга да кирәк...
Игезәкләр.
Тынычландыра торган массаж, яхшы кино һәм яраткан кешенең янәшәдә булуы... Бәхет өчен Игезәкләргә бүген, шул да җитә...
Кысла.
Кыслалар бүген тиз кабынып китүчән һәм шул ук мизгелдә елап та җибәрүчән. Моның сәбәбе бары игътибар җитмәүдә. Кешеләр кочаклагыз әле кыслаларны...
Арыслан.
Арысланнар бүген бөтен нәрсәне дә булдыра. Бары ялкаулыкны гына җиңә алмый....
Кыз.
Кызларның, берәрсе белән, кая да булса чыгып китеп, төнге маҗараларга юлыгасы; теләсә-кайда ашап, машина түбәсеннән йолдызларны күзәтәсе килә... Тик салкын көз, барлык хыялларны да чәлпәрәмә китерә. Бәлки кошлар артыннан җылы якларга китәргә кирәктер?
Үлчәү.
Үлчәүләр бүген ябалак түгел, ябалаклар соң яталар... Тургай да түгел, алар иртә тора... Үлчәүләр – ленивец, аларның һәрвакыт йоклыйсы килә...
Чаян.
Чаяннарның бүген күңеле авырта. Күңелнең кая икәне билгесез, ләкин авырта белә... Сәбәбе дә юк инде... Нишләптер... пошмый, ә нәкъ менә авырта... Нинди дару эчәргә?
Укчы.
Укчыларны кемдер тәмле әйбер белән сыйларга тели. Кем икәнен генә белергә кирәк...
Кәҗәмөгез.
Кәҗәмөгезләр, тиздән көз, үтерический салкын булачак. Шуңа күрә, җәхәт кенә, җылы кеше эзләгез. Тизрәк булыгыз... Котып салкыннары килә...
Сукояр.
Сукоярлар, ышанычны акламаган кешеләрдән – гарык. Өметләнмәгез... Бөкерене кабер генә төзәтә.
Балык.
Балыклар, сез искиткеч яхшы үзгәрешләр чатында торасыз... Әзер булыгыз... Сезнең тормыш, танып булмаслык үзгәрәчәк! Күтәренке кәеф һәм онытылмаслык вакыйгалар бөтерчеге, бәхет диңгезенә ташлар үзегезне!!!
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)