Ни өчен “Алтын йолдыз” алты таҗлы?
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең өлкән бренд менеджеры Регина Карманова әйтүенчә, “Алтын йолдыз” сынының дизайнын ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, дүрт проект арасыннан иң-иңен сайлап алганнар.
“Әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Ягъни аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Үсентенең башында алты таҗлы йолдыз балкып тора, һәр таҗы аерым бер мәгънәгә ия: җыр, җырны башкаручы артист, җыр сүзләрен язучы шагыйрь, җырның көен иҗат итүче композитор, “Болгар радиосы” һәм, әлбәттә, халык. Алар бергәләп халык күңеленә үтеп керердәй чын хит барлыкка китерә”, - дип сөйләде Регина Карманова.
Әйтергә кирәк, “Алтын йолдыз” сынының нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндыстаннан кайтарыла. Махсус эретеп ясалган үсентенең үрнәге 2013 елда расланган. Алты таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән. Ул бриллиант ташына хас 57 кырлы итеп эшкәртелгән.
“Узган ел “Болгар радиосы” V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында матур традициябез барлыкка килде: һәркемгә “Алтын йолдыз” сынын гәүдәләндергән эксклюзив йолдызлар өләштек. Быел да «Пирамида»га киләчәк кунакларны бүләкләр көтә. Барыгызны да 8 декабрь көнне “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз!” - диде Регина Карманова.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
