Наилә Гыйбадуллина татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда булды.
18 апреля 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Бүген "Болгар радиосы" алып баручысы Наилә Гыйбадуллина 155 нче санлы татар гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашуда булды. Гимназия җитәкчелеге ана телен саклап калу, татар журналистикасы темаларына багышлап түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашуга "Казан утлары", "Гаилә һәм мәктәп" редакцияләре хезмәткәрләре һәм "Болгар радиосы" алып баручылары, ГТРК "Татарстан" радиосы хезмәткәрләрен чакырды. Укытучыларның татар телен саклауга, сөйләм телен үстерүгә кагылышлы сораулары байтак булганга, әңгәмә бирелгән вакыт кысаларыннан чыгып, хәйран озак дәвам итте. Әлеге очрашуны 155нче гимназия укучылары чыгышлары тагын да ямьләндереп җибәрде. Чакырылган һәр кунак үз эшенең нечкәлекләре белән таныштырырга ашыкты һәм бүгенге көн проблемалары хакында сүз куертты. Очрашу шулай ук тәҗрибә алышу мәйданы гына булып калмады, ә яңа идеяләр тудыру, проблемалар чишү урынына да әверелде. Шулай итеп, КДУ татар теле фәннәре доценты "Татар басма матбугатларында аерым әдипнең язылган әсәренә структур схематик характердагы тирәнтен анализ ясау мисаллары булса иде" тәкъдиме белән чыкты. шундук әлеге идеяне "Казан утлары" һәм "Мәгърифәт" журналлары күтәреп алды.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)