Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Мин һәрвакыт шул “Радиодагы Гөлназ” булып калырмын...

Мин һәрвакыт шул “Радиодагы Гөлназ” булып калырмын...

-  Синең китүең радиотыңлаучыларыбызны гына түгел, хәтта коллегаларыңны да шаккаттырды.

- Әлеге карарга мин бик күп еллар дәвамында килдем, 2012 елда юридик һөнәр алырга дип баруым - ул ниндидер башка эшкә күчү уе белән ясалган адым. Чөнки радио һәм телевидение яшьлекне, матурлыкны ярата - 50 яшьлек алып баручы булмый. Үземне башка эш урынында сынап карыйсым килде, шуңа күрә юридик һөнәр алырга уйладым.

- Нишләп мондый карарга килдең?

- 5 төрле өлкәдә эшләп, бөтенесенә дә өлгереп булмый. Приоритетлар дөрес булырга тиеш. Радиода материаль яктан гына түгел, эмоциональ яктан да кызык булырга тиеш. Минем өчен кызыгы бетте, күңелем үсми башлады – мин моны бик күп еллар дәвамында күзәттем. Бәлки фикерем үзгәрер дип көттем, булмады...

Нинди тапшырулар алып бардың?

- Радио-ТВ өлкәсендә 23 ел эшләдем. Телевидениедә 6 елдан артык “Таң җилләре” дип исемләнгән тапшыруны алып бардым. Төрле өлкәләргә кагылдым: психологик, юридик, музыкаль. Иң яратып алып барган тапшыруларымның берсе – “Нокта” иде. Әлеге тапшыру үзе белән ниндидер үзгәрешләр алып килде, аннары шәхси тормышта үзгәрешләр булды...


- 23 ел дәвамында иң истәлекле вакыйга?

- 23 ел дәвамында нинди генә вакыйгалар булмады. Иң истәлеклесе: “Болгар радиосы” оештырган концертлар, чаралар. Коллектив белән бергәләп ял итүләр. Яңа проектлар, эфирны алып бару, исемнәр алу. Синең эшеңне бәяләүләре, күрә белүләре дә күңелдә кала. Бу кешегә кирәк нәрсә: үз-үзеңә ышанычны арттыра. ....Мин радиостанциягә бирә алырдаен – бирдем, аласын – алдым. Яшьлек елларым әлеге компаниядә узды, балаларым шул вакытта туды, 2 фатир алынды, үзем тыштан да эчке яктан да үзгәрдем...
Эш дәверенең һәрбер мизгеле минем күз алдында. Компаниягә килеп кергән көннән бирле, бренд, логотипларны үзгәрү, “Болгар FM”ннан “Яңа гасыр”га, аннан - “Болгар радиосы”на үзгәрү.


- Тормышыңның кайсы мизгелендә нәрсәне дә булса үзгәртергә кирәклеген аңладың?

32 яшьтә – икенче декрет ялыннан соң үзгәрешләр кирәклеген тойдым. Башка һөнәр кирәклеген аңладым. Шәхси тормышымдагы үзгәрешләрдән соң психология белән кызыксына башладым. Үземне табарга, кешеләргә ярдәм итәргә өйрәндем. Көз көне психология белгечлеге буенча диплом алам. Курслар, треннинглар үткәрәм.


- Радиодан китү карары авыр бирелдеме?

Бик авыр бирелде. Гомумән йөрәгемә якын әйберләргә бәйле карарларны кабул итү бик авыр. Мин үзем эшне, карарларны җиңел кабул итә торган кеше – күп уйланмыйм. Ә менә шәхси тормышка һәм яраткан эшемә бәйле карарларны кабул итү бик авыр.

Шәхси тормышымда – алга таба бергә була алмавы көн кебек ачык булса да, мин моны 4 ел хәл итә, моның белән килешә алмадым. Радиога килгәндә, мин бу карарга 3 ел дәвамында килдем. Гаризалар да бик күп язылды, тик гаризаны кул куйдырырга кирәк дигән вакытта гына кире баш тарта идем...

- Радиодан нинди күңел халәте белән китәсең?

- Радиодан тыныч күңел белән китәм. Үз-үзем белән бик күп сөйләштем, булган сорауларга җавап таптым. Мин моңа әзер. Мин ул җаваплалыкны тоям, аңлыйм. Бу – “булса булсын инде”, дип кабул ителгән карар түгел.

- Радиотыңлаучыларыбызга нинди теләкләр?

Радиотыңлаучыларга бик зур рәхмәтемне белдерәм. Мин радионың эчке, ә алар тышкы ягыннан булса да – без бер гаилә булдык. Булган сорауларны бергәләп хәл иттек. “Радиодагы Гөлназ” дип таныйлар иде мине... Мин һәрвакыт шул “Радиодагы Гөлназ” булып калырмын... Ничә яшьтә генә булсам да, гомеремнең иң матур өлеше радио вакытына туры килде. Радиотыңлаучыларыбызның һәрберсенә игътибарлы, безнең белән бергә булганнары, яратулары, теләкләре өчен бик зур рәхмәт.

Радиодан 3 ел дәвамында китә алмавымның 80% сәбәбе – “Болгар радиосы”ның коллективы. Әлеге коллектив – минем икенче гаиләм. Гаилә кебек эшләдек кенә түгел – яшәдек дияр идем. Монда эшләүчеләрнең һәрберсен яратам. Психологик яктан мондый әйбер дөрес булмаса да - ана белән баладагы сыман бәйлелек бар иде. Без радиода бер-беребезгә шулкадәр бәйләнгән... Бер-беребезне яратабыз, һәрбер вакыйганы бергә үткәреп, бергә кичерергә ияләшкән. Сәламәт, бәхетле булсак иде барыбыз да. Әйтелгән сүзләр, бергә үткәргән вакытлар – барысы да күз алдында. Бер нинди үпкәләшү, начар сүзләр йөртешү юк иде минем тормышта. Һәрвакыт ярату, хөрмәт тоеп яшәдем. Авыр ситуацияләр булган очракта мин үземә аннан дәрес алырга, үсәргә тырыша идем. Кешеләрнең дә һәрчак яхшы ягын гына күреп яшәдем. Радиода бер начар кеше дә эшләми – начар кеше анда эшли алмый. Коллективка, җитәкчелеккә бик зур рәхмәтләремне белдерәм!


Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"