Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Милли музыкаль премия тантанасына санаулы көннәр калып бара

V “Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә әзерлек һәм зур тантананың үткәрелүе буенча пресс-конференциягә рәсми пресс-релиз.

9 нчы декабрь “Пирамида” концертлар залында V – юбилей – “Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза.

“Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе – ул эксклюзив һәм татар сәхнәсендә аналоглары булмаган “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе музыкаль проекты.

Премиянең уникальлеге шунда ки, Милли премия лауреаты һәм “Алтын йолдыз” статуэткасы иясе мактаулы исемен сәнгать советы, я булмаса профессиональ жюри карары нигезендә түгел, ә халык сайлавы нәтиҗәләре буенча ала. Бары тик “Кайнар хит” программасының радио- һәм телеверсия тамашачылары гына Милли премия лауреаты исеменә кем лаек була алуын хәл итә.

Быел Милли музыкаль премия номинацияләре рәтенә беренче тапкыр “Иң яхшы аранжировщик”, “Иң яхшы шагыйрь” һәм “Иң яхшы композитор” төрләре өстәлде.

Рәсәйнең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева фикеренчә, “Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреаты исемен җырның авторлары һәм аранжировщикларга тапшыру карары бик дөрес фикер. “Аранжировщик – ул урта звено, чөнки бары тик аранжировщик кына җырны я күтәрә, я бөтенләй бетерә ала. Җыр аның катнашыннан соң бөтенләй сәхнәгә менмәскә дә мөмкин. Ниһаять, Милли музыкаль премиянең лауреатлары булып шагыйрьләр дә, композиторлар да, аранжировщиклар да таныла алалар. Аларның хезмәте ярдәмендә генә халык яраткан җырлар гамәлгә аша. Милли музыкаль премиянең бишенче тантанасында моның ише мөһим номинацияләрнең барлыкка килүе аеруча зарур,” – дип билгеләп үтте Венера Ганиева.

“Алтын йолдыз” “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасына әзерлек эшләре ел дәвамында алып барыла. Шушы вакыт эчендә зур тантананы оештыручылар “Болгар радиосы” тыңлаучыларының, “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларының теләк-омтылышларын кабул итеп эшкәртәләр, техник тәэмин ителешен өйрәнәләр, җыелган материал өстендә эшлиләр һәм бәйрәмнең иң оригиналь сценариен уйлыйлар. Быелгы тантананың сценарий авторы һәм режиссеры вазыйфасында Илфак Хафизов чыгыш ясый.

Октябрь аеннан “Яңа Гасыр” телеканалында 9 нчы декабрь кичендә “Пирамида” концертлар залында чыгыш ясаячак җырчылар зур тантана өчен видеочакырулар яздыру эшендә катнаштылар.

Милли музыкаль премиянең юбилей тантанасын югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыручылар Мәскәү командасын җәлеп иткән, аларның мондый тантаналарны федераль дәрәҗәдә уздыруда зур тәҗрибәләре бар. “Безнең төп бурычыбыз – һәрбер җырга үзяңгырашлылык алып килү, чөнки җыр истә калырга һәм тамашачы йөрәгендә озак вакыт сакланырга тиеш,” – дип ассызыклады “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең баш режиссеры Алмаз Әкбәров.

Бүләкләү тантанасын быел “Болгар радиосы” ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова алып бара. Алар өчен оригиналь сәхнә костюмнары данлыклы Татарстан дизайнеры Наҗия Галимова тарафыннан эшләнелә.

Бишенче тантанада барлыгы ничә номинация буласын Милли музыкаль премия оештыручылары 9 нчы декабрь киченә кадәр сер итеп саклый, ләкин аларның бүгеннән үк 30 номинациядән артык буласы билгеле.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"