Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Милли премия зәңгәр экраннарда!

Милли премия тантанасы шимбә кичендә экраннарга чыга

Узган шимбәдә “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы”ның V “Алтын йолдыз” Милли премиясен тапшыру тантанасы узды. Шимбә кичендә “Яңа Гасыр” каналын караучылар зур тантананы үзләре үк күзәтә алалар.

“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” Милли премиясе – ул эксклюзив һәм татар сәхнәсендә аналоглары булмаган “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе музыкаль проекты. Премиянең уникальлеге шунда ки, Милли премия лауреаты һәм “Алтын йолдыз” статуэткасы иясе мактаулы исемен сәнгать советы, я булмаса профессиональ жюри карары нигезендә түгел, ә халык сайлавы нәтиҗәләре буенча ала. Бары тик “Кайнар хит” программасының радио- һәм телеверсия тамашачылары гына Милли премия лауреаты исеменә кем лаек була алуын хәл итә. Быел Милли премия номинацияләре рәтенә беренче тапкыр “Иң яхшы аранжировщик”, “Иң яхшы шагыйрь” һәм “Иң яхшы композитор” төрләре өстәлде.

“Болгар радиосы”ның “Алтын йолдыз” Милли премиясен тапшыру тантанасына әзерлек эшләре ел дәвамында алып барылды. Шушы вакыт эчендә зур тантананы оештыручылар “Болгар радиосы” тыңлаучыларының, “Яңа Гасыр” телеканалы тамашачыларының теләк-омтылышларын кабул итеп эшкәрттеләр, техник тәэмин ителешен өйрәнделәр, җыелган материал өстендә эшләделәр һәм бәйрәмнең иң оригиналь сценариен уйладылар. Быелгы тантананың сценарий авторы һәм режиссеры вазыйфасында Илфак Хафизов чыгыш ясады.

Октябрь аеннан “Яңа Гасыр” телеканалында 9 нчы декабрь кичендә “Пирамида” концертлар залында чыгыш ясаячак җырчылар зур тантана өчен видеочакырулар яздыру эшендә катнаштылар.

Милли музыкаль премиянең юбилей тантанасын югары дәрәҗәдә уздыру өчен оештыручылар Мәскәү командасын җәлеп итте, аларның мондый тантаналарны федераль дәрәҗәдә уздыруда зур тәҗрибәләре бар. “Безнең төп бурычыбыз – һәрбер җырга үзяңгырашлылык алып килү, чөнки җыр истә калырга һәм тамашачы йөрәгендә озак вакыт сакланырга тиеш,” – дип ассызыклады “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең баш режиссеры Алмаз Әкбәров.

Бүләкләү тантанасын быел “Болгар радиосы” ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова алып бардылар. Алар өчен оригиналь сәхнә костюмнары данлыклы Татарстан дизайнеры Наҗия Галимова тарафыннан эшләнелде.

Бишенче тантанада барлыгы ничә номинация буласын Милли музыкаль премия оештыручылары 9 нчы декабрь киченә кадәр сер итеп саклады, ләкин аларның 30 номинациядән артык буласы тантанага кадәр үк билгеле иде инде.

Хәзер “Яңа Гасыр” каналы тамашачыларының зур тантананы карау мөмкинлеге бар. Шимбә, 16 нчы декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында Милли премия тантанасын 19:00 сәгатьтә карарга була.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"