Мәгариф һәм фән министры педагогларны “икенчел” эштән бушатырга вәгъдә бирде
5 февраля 2018
"Болгар радиосы" яңалыклары
Бүген Биектауның 1нче мәктәбендә узган киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов педагогларны үз укучыларына күбрәк игътибарлы булырга чакырды. Ул укытучыларны икенчел эштән мөмкин кадәр күбрәк азат итәргә тырышачагын белдерде.
“Беренчел эш – укучы һәм укытучы. Без барыбыз да укучылар белән шөгыльләнергә тиешбез. Без балаларны теләсә-нәрсәгә өйрәтергә тырышабыз, бары тик мәктәп программасына гына түгел”, – дип билгеләп үтте вице-премьер.
“Без әхлакый яктан бүгенге көн кебек начар яшәгәнебез юк иде. Әйдәгез, тормыш кыйммәтләрен кайтарыйк”, - диде министр.
“Бүген безнең укучылар хуҗасыз. Укытучы ни белән генә шөгыльләнми. Укучылар бездән мәгълүматлырак, алар артыннан җитешеп булмый. Укучылар белән шөгыльләнегез”, - диде ул.
Министр фикеренчә, универсаль укучыны аның белән укытучы шөгыльләнгәндә генә тәрбияләп була. “Ул кызыксынучан булачак, проблеманы хәл итүдә каян, нинди мәгълүмат алачагын беләчәк. Без аларны системага әзерләргә тиешбез”, - дип йомгаклады Борһанов.

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)