Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Кичке уен”: Гөлназның идән ярыгына кысылган туфлие, 15 меңгә якын тамашачы һәм бәйрәм салюты!

18 июль көнне “Болгар радиосы” Татарстанның Апас районында “Кичке уен” үткәрде. Ни өчен нәкъ менә Апаска? Гаҗәеп табигатьле, искиткеч кунакчыл Апаска безне район җитәкчелеге чакырды. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

Сабан туе мәйданы мизгел эчендә халык белән шыплап тулды. Тамашачылар арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Район вәкилләре җиткергән мәгълүматлар буенча, мәйданга барлыгы 15 меңгә якын тамашачы җыелды. Тамаша Резидә Шәрәфиева башкаруындагы Апас җыры белән башланып китте.

Хәтерләсәгез, күптән түгел “Болгар радиосы” хезмәткәрләре Горки-Әмәт урман паркында оештырылган грандиоз концертта артистлар белән дуэт башкарган иде. “Кичке уен”да шуларның кайберләрен кабат күрә алдылар. Әмма бу юлы да Гөлназ Фәйзрахманова белән көтелмәгән хәл булды. Җәйге “Open Air” концертында Гөлназ белән Лилия Хәйруллина “Утрау” җырын башкарганда, кинәт музыка туктаган иде. “Кичке уен”да исә Гөлназның туфлие бию элементлары белән үрелеп барган җыр вакытында идән ярыгына кысылып калды. Ләкин Гөлназыбыз теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын таба, югалып калмый: туфлиен салып, чыгышын дәвам итте. Лилия дә: “Без мондый хәлләргә әзер булырга тиеш!” - ди.

IMG_7089.JPG

“Кичке уен”да татар эстрадасының популяр артистлары Илсөя Бәдретдинова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Зәринә Хәсәншина, “Казан егетләре”, Ришат Фазлыйәхмәтов, Резидә Шәрәфиева, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлдания Хәйруллина, Асаф Вәлиев, Рәсим Низамов, Алсу Әбелханова, Илназ Гарипов, Марат Шайбәков, Сөмбел Билалова, Лилия Гыйматдинова, Рината Тей, Лилия Хәйруллина, Айдар Рәкыйпов, ИлГәрәй, Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар, Раян Садриев, Рафис Кәлимуллин, Дилбәр катнашты. Концертны Илфар Кәримов, Гөлназ Фәйзрахманова, Айгөл Хәйруллина, Рөстәм Гайзуллин алып барды.

IMG_7039.JPG

“Кичке уен”да “Болгар радиосы”ннан истәлекле бүләкләр уйнатылды. Тамашачылар радиога бәйле сорауларга чикләвек ваткан кебек кенә җавап биреп барды. Тамаша, гадәттәгечә, “Казан егетләре” башкаруындагы “Болгар радиосы” гимны белән тәмамланды. Бәйрәм салюты әлеге матур кичәгә нокта куйды.

Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Казан шәһәрендә генә түгел, республиканың төрле районнарында чаралар оештыра. Моңа кадәр без Актаныш, Яшел Үзән, Арча якларында булдык. Киләсе сәфәребез кайсы районга булыр?..

ФОТОЛАР: https://bolgarradio.com/tat/media-content/photo/apastovo-/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"