Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша!
5 Марта 2021
"Болгар радиосы" яңалыклары
Ир егетләребез "Болгар радиосы" кызларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады! Татарстанның халык шагыйре, язучы Разил Вәлиев "Болгар" кызлары өчен махсус шигырь дә язган:
"Кояш сеңгән
каен бөресендә
Яз төсмере
инде күренә...
Сезнең өчен
иң кадерле сүзләр
Ургып чыга
күңел түреннән.
Ул сүзләрне
кояш нуры белән
Язам бүген
язгы бозларга...
Боз эретеп
яз китергән өчен
Рәхмәт Сезгә -
хатын-кызларга!
Рәхмәт Сезгә
җәй китергән өчен,
Җан җылысын сибеп дөньяга.
Без һәммәбез,
кош баласы кебек,
Яшибез бит
Сезнең ояда.
Көзләр җитә,
кышлар узып китә,
Очар кошлар кайта ерактан.
Ходай Сезне
җиргә җан өрүче
Язгы назлар итеп яраткан".
Ул гына да түгел! Менеджер Алмаз Вәлиев та шигырьләр яза икән. Хатын-кызларга багышланган шигырен ул да яңгыратты.
Җыр-моңга, уен-көлкегә бай тамаша булды! Рәхмәт егетләр!
"Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте
"Кояш сеңгән
каен бөресендә
Яз төсмере
инде күренә...
Сезнең өчен
иң кадерле сүзләр
Ургып чыга
күңел түреннән.
Ул сүзләрне
кояш нуры белән
Язам бүген
язгы бозларга...
Боз эретеп
яз китергән өчен
Рәхмәт Сезгә -
хатын-кызларга!
Рәхмәт Сезгә
җәй китергән өчен,
Җан җылысын сибеп дөньяга.
Без һәммәбез,
кош баласы кебек,
Яшибез бит
Сезнең ояда.
Көзләр җитә,
кышлар узып китә,
Очар кошлар кайта ерактан.
Ходай Сезне
җиргә җан өрүче
Язгы назлар итеп яраткан".
Ул гына да түгел! Менеджер Алмаз Вәлиев та шигырьләр яза икән. Хатын-кызларга багышланган шигырен ул да яңгыратты.
Җыр-моңга, уен-көлкегә бай тамаша булды! Рәхмәт егетләр!
"Болгар радиосы"ның матбугат хезмәте
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен әлеге плейлист астында тавыш бирә аласыз. 24 сәгать дәвамында 1 тавыш биреп була!
1

Әйләнеп бер кара әле
0
Винарис Илъегет
№ 520 7112 тавыш
2

Һаман да яратам
0
Анастасия Макарова
№ 521 6204 тавыш
3

Язмыш, әллә ялгыш
0
Ләйсән Мәхмутова
№ 524 6089 тавыш
4

Җаным
0
Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар
№ 526 328 тавыш
5

Яшәүләргә ни җитә
0
Фәридә-Алсу
№ 529 309 тавыш
6

Карашыңнан гөлләр тама
0
Арсен Камакаев
№ 527 230 тавыш
7

Бәхет чакрымнары
0
Лейла Галиева
№ 525 219 тавыш
8
Җырлап яшәргә кирәк
0
Нурзадә
№ 523 207 тавыш
9

Яшик яратып
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 528 195 тавыш
10

Насыйп булдың әллә кемнәргә
0
Марат Шәйбәков
№ 522 186 тавыш
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз
СОРАУ