Казанда сайлау участогына килгән һәр кешегә "Мин тавыш бирдем" дигән беләзек тапшыралар
12 сентября 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
Казанда сайлау участогына килгән һәр кешегә "Мин тавыш бирдем" дигән беләзек тапшыралар. Ул иртәгә Ак барс арена стадионы территориясенә керү хокукын бирә. Биредә интерактив программа һәм эстрада йолдызлары катнашында концерт узачак. Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана. Территория берничә тематик зонага бүленә. «Әдәби ишегалды» интеллектуаль ял итү мәйданчыгында Казан театрлары артистлары, шагыйрьләре һәм язучылары мәйданчык кунаклары өчен танылган пьесалардан һәм романнардан өзекләр укыячак. Шунда ук татар эстрадасы һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. «Әдәби ишегалды» хедлайнеры Россия актрисасы Ольга Кабо булачак.
Моннан тыш, бәйрәм кунаклары өчен футбол, хоккей, баскетбол һәм гольф кебек спорт төрләре буенча мәйданчыклар әзерләнәчәк.
Бәйрәмнең кульминациясе Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы концерт булачак. 16.10 сәгатьтә сәхнәгә Әнвәр Нургалиев чыгачак, аннан Гүзәл Уразованың чыгышы планлаштырылган, 18.00 сәгатьтә - DABRO төркеме. 18.30 - Клава Кока, 19.10 сәгатьтә сәхнәгә Нюша чыгачак. Алга таба 19.50 сәгатьтә Салават чыгышы планлаштырылган. 20.00 сәгатьтә бәйрәм кәефен казанлыларга Валерия бүләк итәчәк, 21.00 сәгатьтә «Турецкий хоры» чыгыш ясаячак. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
"Болгар радиосы"ның "Яңалыклар" хезмәте
Фото: ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)