"Казан -Болгар" веломарафоны югары дәрәҗәдә үтте!
3 августа 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Кичә, 2 нче август көнне, 3-нче “Казан –Болгар” веломарафоны узды. Бу елны “Татарстан – Яңа Гасыр” компаниясе 15 ел тулганга күрә, бу эстафета да әлеге зур матур датага багышланды.
Иртәнге 5.00 Казан Кирмәне янында инде тормыш кайный иде. Репортерлар, корреспондетлар, велосипедлар һәм велоэстафетаның геройлары – марафончылар. Һәр елдагыча “Казан – Болгар” велоэстафетасын үтәргә “Болгар радиосы” алып баручылары, ди-джейлары, хезмәткәрләре һәм , әлбәттә, җитәкчеләре җыелган иде. Әмма “Казан – Болгар” веломарафонын “Болгар радиосы” оештырса да, телеканал да читтә калмый. Инде икенче ел рәттән марафончылар рәтендә “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалының продюсеры Гиниятов Данил Шамил улы да булды. Бу елны исә ул Казан – Болгар маршрутын тулысынча узды, төгәлрәге, 200 чакрым араны велосипедта барды. Билгеле, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Әминов Илшат Юныс улы «Казан –Болгар» велоэстафетасын, гадәттәгечә, башлап җибәрде.
Елдан ел “Болгар радиосы” оештырган “Казан-Болгар” велоэстафетасы популярлаша. Узган елны алып баручылар белән бер рәттә бары тик Илсөя Бәдретдинова гына барган булса, бу елны инде велосипед өстендә Вил Усманов, Дилә Нигъматуллина, Зинира - Ризат Рамазановлар, Гүзәлем - Салават Миңнеханов, Дилия Әхмәтшина һәм кабаттан Илсөя Бәдретдинова иделәр.
Инде 18.00 дә Болгар шәһәрендә, Ак мәчет янындагы мәйданда концерт башланды. Әлки, Балык Бистәсе, Кайбыч, Балтач районнарыннан килгән тыңлаучыларыбыз , тамашачыларыбыз бар иде. Татар эстрадасының танылган җырчылары катнашында узган концерт 2 сәгать дәвам итте һәм керү бушлай иде.
Елның иң көтелгән чарасы шулай бер мизгел булып узып китте. Киләсе елга “Казан –Болгар” веломарафоны зуррак масштаб алып дәвам итәчәк!

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)