"ИРТӘНГЕ ЧӘЙ" проектыннан чираттагы йолдызнамә.
Кучкар
Бүген кучкарлар тышкы яктан тыныч күренерләр... Әмма эчке дөньяларында шайтаннар типтереп туй итә. Эх... бер генә тапкыр яшибез бит!
Үгез-бозау.
Үгез-бозаулар бүген бик хисчән һәм артык ышанучан. Ялгыш кына рәнҗетергә дә мөмкин. Ә рәнҗегән үгез-бозаулар, начар сүз сөйләмәс... Гомумән вафатларны яхшы яктан гына искә алалар...
Игезәкләр.
Игезәкләр – теләсә нинди бәндәләргә, сыртыгызга менеп утырырга ирек бирмәгез. Арт саннарына тибеп, ераккарак юллама бирегез. Сездән бүген файдаланырга гына торалар.
Кысла.
Кыслалар җан-тәннәрен биреп, кешеләргә яхшы кылырлар. Тик кайбер ваемсызларны күргәч, күңел кайтыр... Артык йөрәккә алып, чирли күрмәгез.
Арыслан.
Арысланнар яратканда – күп нәрсәне кичерә. Ләкин озак вакыт бик күпләрне кичергәч – аларның яратуы сүрелә. Артыгын чашмагыз дуслар. Арысланнар үшән түгел, ә ерткыч...
Кыз.
Бүген Кызларны бәхетле итәсегез килсә мактап, игътибар итеп торыгыз... Һәр вакыт мактагыз.
Үлчәү.
Үлчәүләрнең йөрәген бик каты борчулар һәм төшенкелек басты... Мөгаен, яхшы дуслар белән бераз утырып алмый булмас ахшы.
Чаяннар.
Ачы чагучы чаяннарның дуслары сирәк. Тик аларның берсе менгә торырлык. Чаяннар, шалтыратып хәлләрен белегез. Дус яман чакта гына түгел, аман чакта да кирәк.
Укчы.
Барысы да арый, туя, бирешә... Ләкин Укчылар түгел... Алар бүген тешләрен кысып, үҗәтләнеп теләгәннәренә ирешәчәкләр.
Кәҗәмөгез.
Кәҗәмөгезләрнең бер күз карашы да кешеләрнең халәтен яхшыртачак. Әгәр инде кочаклап та алса, бар дөньяңны онытып, тынычлап, рәхәтләнеп каласың. Алар бүген җан рәхәте.
Сукояр
Сукоярның күңелендә берәр уй туса, бөтен җиһан аны тормышка ашырарга ярдәм итәчәк. Яхшыны теләгез. Шул җиһан алдында, җавап тотасыгыз бар.
Балык.
Балыклар – талантлы. Талантлары булмаган очракта да, алар бик яхшы һәм дөрес итеп синең миеңне кайнатып, кәефеңне төшереп, авыруга әйләндерергә мөмкиннәр. Ә бу исә югарыдан иңгән талант...
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
