"Иртәнге чәй" проектыннан 20нче сентябрьга йолдызнамә!
20 сентября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
Кучкар
Төп вакыйгалар сездән башка гына үтә кебек. Ялгышасыз. Сез вакыйгаларның нәкъ үзәгендә. Әгәр игътибар теләсәгез, ютәлләп алыгыз. Ярдәм итмәсә, кинәт кычкырып, терсәгегезне уыгыз. Шуда ук барысыда кызганып, юата башларлар!
Үгез-бозау
Буген юк-бар кешеләр белән сөйләшеп вакытыгызны әрәмәт итмәгез. Беренчедән бу эш сезнең вакытыгызны бик куп алачак, икенчедән нәтиҗәсе булмаячак.
Игезәкләр
Үзегезгә гомумән хас булмаган спорт төре белән шөгелләнеп карагыз. Мәсәлән “Кочак-болл” – урамда бер белмәгән кешеләрне кочклау. Әгәр кешеләр аңламаса, йолдызнамә шулай кушты дярсез. Сез бит аларның, йолдызнамә тыңламаганнарына гаепле тугел.
Кыслалар
Эштә, урамда,өйдә башыгызны катырып акыл өйрәтә, я сүгә башлыйлар икән колакларыгызны томалагызда, җырлап җибәрегез. Аңлагыз, авыруларга тимиләр. Ә сез нерваларыгызны саклап, үз этлегегезне эшләрсез.
Арысланнар
Кечкенә генә вакыйганы да зурга алып, шау-шу китереп хәл итегез. Күрсеннәр сезнең тырышлыкны... Кичкә дуслар белән планлаштырган бәләкәй генә бәйрәмне дә, ел маҗарасына җиткерү мөмкинлеге бар.
Кызлар
Буген көнләшүләрдән курыкмагыз. Әгәр көнләшәләр икән – ничек бар шулай кабул итсеннәр. Яшермәгез. Яныгызда фикерегезне белергә теләгән куштаннар күп булыр.
Үлчәү
Диета тотар өчен “менә” дигән көн булыр. Беренчедән сәламәтлеккә бик файдалы, икенчедән баш мие әйбәтрәк эшли башлый. Ә инде өченчедән финанс мәсъәләсен яхшырту ысулы да бит әле.
Чаян
Сезгә бик күп игътибар итәчәкләр. Шуның өчен эш урыныгызда, аулакка кереп посыгыз да, җайлап кына эшегезне башкарыгыз. Тик йоклап китә күрмәгез, ялгыш өстегездән бикләп китмәсеннәр.
Укчы
Гадәттәгечә шатлыктан рәхәтләнеп, елмаеп йөрерсез. Сезнең яхшы кәеф, кемнәргәдер ошаса да, бик күпләрнең ачуын китерер. Йолдызлар сезгә елмаерга куша. Ачуларыннан шартласыннар шунда. Бәхетсезләр кимер.
Кәҗәмөгез
Сезгә бүген типтереп биеп алырга кирәк. Авыр хезмәт көнен матурлар өчен, яраткан, яисә гомумән яратмаган кеше белән, төшке аш вакытында булса да биеп алыгыз.
Истә тотыгыз: эш өстәлендә, бию тыела!
Сукояр
Күптәннән аралашмаган дусларны шаккаттыра торган көн. Көтмәгәндә шалтыратып: “Машина, яисә фатир алдым” дип... мактанып алыгыз. Кемнәрдә ак көнләшү, ә кемдә карасы икәнен, шундук тоемлап алырсыз.
Балыклар
Күптән аралашмаган кешегез белән сөйләшер өчен сәбәп табылыр. Куп кенә сорауларны хәл итү мөмкинлеге туар. Сәбәбе табылмаса болай гына булса да сойләшегез, кемгә дә булса эчне бушатырга кирәк бит инде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)