“Иртәнге чәй”ләр Гашыйклар көненә сюрприз әзерләде!
14 февраля 2019
"Болгар радиосы" яңалыклары
14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан “Иртәнге чәй” алып баручылары радиотыңлаучыларга музыкаль күчтәнәч әзерләде. Илфак, Индира һәм Рөстәм Фирдүс Тямаевның “Мин сине барыбер яратам” җырына ияреп иҗат ителгән тормышчан җыр башкарды. Җырның сүзләрен Илфак Хафизов язды.
Гашыйклар көне уңаеннан “Иртәнге чәй”ләр белән аларның мәхәббәтләре, бу көнгә бәйле истәлекле вакыйгалары турында сөйләштек.
Илфак Хафизов: “Моннан нәкъ 8 ел элек Гашыйклар көнендә булачак хатыным Альбинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Шул көннән бирле 14 февраль безнең өчен гаилә бәйрәменә әверелде. Күптән инде йөрәкчекләр кабул итмәсәм дә, ике ел элек кызым Нәргизә үз куллары белән ясап йөрәкчек бүләк итте. Ул әле дә минем белән паспортымның тышлыгында йөри”.
Индира: “Гомеремдә бер тапкыр да бу көнне бәйрәм иткәнем юк. Ул мине читләтеп үтә, миңа кагылмый. Менә туган көн, Яңа ел - болар бәйрәм инде! Мәктәптә укыган вакытта йөрәкчекләр алырга кызык иде анысы, ләкин хәзер ул вакытлар бетте инде. Мин үзем бик эмоциональ һәм романтик кеше, тик бу бәйрәмне үткәрмим. Бәлки кияүгә чыккач, бәйрәм итә башлармын әле, кем белә? Барысының да үз вакыты...”
Рөстәм Гайзуллин: “Гашыйклар көнен яшь чакта гына үткәрә идек. Безнең өчен бу бәйрәм мөһим түгел. Бер-беребезгә мәхәббәт аңлату өчен Гашыйклар көне кирәкми. Тормыш чәчәгем Альбина белән еш кына романтик кичәләр оештырабыз. Истәлекле вакыйгаларга килгәндә, минем авыздан мактану кебек яңгырарга мөмкин. Кызык дип тапсагыз, Альбинадан сорый аласыз”.
Ә без, үз чиратыбызда, Рөстәмнең үзенә хас булмаган тыйнаклыгына шаккатып, Альбина Гайзуллинаның үзенә шалтыраттык. Аның җавабы болай булды: “Рөстәм – романтик кеше! Ул һәрвакыт бүләк биреп, күңелемне күрә, мине сөендерә. Иң истә калганы: гаилә корып яши башлавыбызга ун ел тулу уңаеннан Рөстәм күзләремне бәйләп бер урынга алып барды һәм без самолетта очтык. Казан каласын биеклектән күзәттек. Аңа кадәр самолетка утырганым юк иде, биеклектән куркам”.
Җырны "Болгар радиосы"ның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендә, әлеге сылтама аша кереп тыңларга мөмкин: https://vk.com/bolgarradioclub?w=wall-63172339_105571

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)