Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Иртәнге чәй” ди-джее Индира: “Яраткан кешемнең көн дә матур сүзләр әйтеп торуы мөһим”

“Болгар радиосы”ндагы “Иртәнге чәй” тапшыруы алып баручысы Индира 1995 елның 18 февралендә Чаллы шәһәрендә гаиләдә икенче бала булып туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Фәрит Бикчәнтәев курсында драма театры һәм кино актеры белгечлегенә укыган.

- Индира, син белгечлегең буенча – актриса. Ни өчен радио өлкәсен сайладың?

- Мин балачактан радиода эшләргә хыялландым. Мәктәптә укыганда да, бу уй мине ташламады. Минемчә, радиода эшләүче – ул актриса да, җырчы да, алып баручы да. Бәлки киләчәктә театрга да барырмын әле...

- “Болгар радиосы”на кайчан һәм ничек эләктең?

- 2017 елның октябрендә радиога урнаштым. Мин килгәндә, “Иртәнге чәй” тапшыруы әле бер ай гына бара иде. Егетләр составында Илфак Хафизов белән Илмир Ямалов эшләде. Тапшыруга кыз кирәк булгач, үземне сынап карадым. Бәхетемә мине эшкә алдылар. Быелның маенда составыбыз алмашынды: Илмир урынына Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин килде.

NrlJKtYmwdc.jpg

- Көн саен иртә белән туры эфирда эшләү кыен түгелме?

- Мин – “ябалак”. Элек миңа иртән тору авыр бирелә иде. Ләкин әкренләп ияләштем, хәзер тиз уянам. Эшемне яраткач, радиога ашкынып киләм.

- Күптән түгел “Мулла” фильмында төштең. Анда нинди рольне башкардың?

- Төп героиняның иптәш кызы – Гөлназны уйнадым. Кинога укытучым тәкъдиме белән бардым. Гомумән, кастингларга йөрергә яратам. Кино һәм театр дөньясы белән яшим.

- Индира – ул синең псевдонимың бит?

- Паспорт буенча мин – Ирина Кибякова. Мин – керәшен кызы. Ә Индира – мулла кушкан икенче исемем.

- “Болгар радиосы”нда яраткан һәм үрнәк ди-джеең кем?

- “Болгар радиосы”нда барлык ди-джейлар да – үрнәк. Барысыннан да нәрсәгәдер өйрәнеп була.

57a88990-81eb-46b2-b896-ecfa6c306c16.jpg

- Яшь, чибәр кызның шәхси тормышы белән кызыксынучылар күп. Очрашып йөргән егетең бармы?

- Юк.

- Синеңчә, чын ир-егет нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Беренчедән, ул кайгыртучан булырга тиеш. Икенчедән, ярдәмчел, тугры, ышанычлы булсын. Яраткан кешемнең көн дә матур, ягымлы сүзләр әйтеп торуы, минем аңа никадәр кадерле һәм кирәкле булуымны әйтүе минем өчен бик мөһим.

- Үзеңнең уңай һәм тискәре сыйфатларың нинди?

- Мин үземә тәнкыйть белән карыйм, шуңа күрә уңай якларымны әйтмим. Тискәре якларыма килгәндә, мин –бик көнче.

- Кайсы илдә ял итәргә рәхәт?

- Төркиядә.

- Яңа елга нинди планнарың?

- Казанда алтынчы ел яшәсәм дә, Яңа елны монда каршы алганым юк. Ел саен туган ягым Чаллыга кайтам, анда туганнарым, дусларым күбрәк. Быел да Яңа елны Чаллыда каршы алырга исәп, Алла теләсә. Яңа ел минем өчен ул – гаҗәеп бәйрәм, чөнки бу көнне хәтта олылар да могҗизага ышана.

SBJVzO1uYJY.jpg

- “Иртәнге чәй” Яңа ел уңаеннан нинди чаралар оештыра?

- “Болгар радиосы”нда Яңа ел атмосферасы сизелә. Беренчедән, радиода яңа джингллар, Яңа ел җырлары яңгыраса, икенчедән, “Иртәнге чәй” тапшыруында “Кыш Бабай табышмагы” дигән уен бара. Ул көн саен иртәнге 8 сәгать 8 минутта эфирга чыга. Табышмак җавапларын “Болгар” сүзе белән башлап, буш ара калдырып, 5577 номерына юлларга кирәк.

Сәгать ахырында без билгеле бер сан астында дөрес җавап язучыга (ул санны алдан әйтеп куябыз) шалтыратабыз. Дөрес җавапны ул туры эфирда кабат яңгырата һәм Кыш Бабайга шигырь сөйли яки җыр җырлый. Шулай итеп, без һәр катнашучыны билгеләп, теркәп барабыз. Ә 28 декабрь көнне барлык катнашучыларның исемлеге “Болгар радиосы”ның Вконтактедагы төркемендә урнаштырылачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучы 31 декабрьдә “Иртәнге чәй” тапшыруында җиңүче дип игълан ителәчәк. Ә җиңүчене Кыш Бабайдан менә дигән кышкы бүләк – итек көтә!

- Ни өчен “Болгар радиосы”н яратасың?

- Чөнки без - Татарстанда беренче!

Яраткан ризыгы: пәхләвә.
Яраткан төсе: кара һәм яшел.
Яраткан шөгыле: бию.
Яраткан спектакле: “Җәйнең бер көнендә”.
Яраткан җырчысы: Хәйдәр Бигичев.
Яраткан бәйрәме: туган көн, Яңа ел.

“Иртәнге чәй” тапшыруы һәр атна дүшәмбедән алып җомгага кадәр иртәнге 7дән 10га кадәр эфирга чыга.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"